БДИны вакытыннан алда кемнәр тапшыра алачагы билгеле булды
Ярышларда катнашучы спортчылар, әһәмиятле иҗади чараларда катнашучылар, шулай ук дәвалану курсы үтүче чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) вакытыннан алда тапшыруга дәгъва итә ала. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты әгъзасы Анна Скрозникова хәбәр иткән.
«Вакытыннан алда тапшыру, беренче чиратта, төп чорда имтиханнарда катнашу мөмкинлеге булмаганнар өчен каралган. Бу – ярышларга китүче спортчылар, әһәмиятле иҗади чараларда катнашучылар, дәваланучы чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук укуны экстерн тәртибендә тәмамлаучы кайбер категориядәге белем алучылар», – дигән Скрозникова.
Моннан тыш, төп имтихан кампаниясендә катнаша алмау өчен җитди сәбәпләре булган очракта, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларына да БДИны вакытыннан алда тапшырырга рөхсәт ителә.
Шул ук вакытта депутат кайсы да булса категориягә карау имтиханга автоматик рәвештә кертелүне аңлатмавын искәртеп узды. Имтихан бирергә рөхсәт алу өчен гариза язарга һәм моны раслаучы документлар тәкъдим итәргә кирәк, шуннан соң РФ субъектының дәүләт имтихан комиссиясе тиешле карар кабул итәчәк.
«Гомумән алганда, вакытыннан алда тапшыручылар саны зур түгел, әмма бу имтихан үткәрүнең бердәм кагыйдәләрен саклаган хәлдә, чыгарылыш сыйныф укучыларының тормыш шартларын исәпкә алырга мөмкинлек бирә», – дип басым ясаган Анна Скрозникова.
