Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен түләүсез шәһәр яны поездлары йөриячәк

0

Бүген, 13 мартта, Республикакүләм ифтарга баручыларга уңайлы булсын өчен, шәһәр яны поездларында түләүсез рейслар оештырылачак. Бу «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенә баручы юлда транспорт хәрәкәтен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр яны поездларында түләүсез йөрү өчен, электричкада XIV Республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Поездлар «Казан-Пасс.» һәм «Казан» Халыкара аэропорты» станцияләре арасында шушы расписание буенча йөриячәк:

  • Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 15:10 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан» Халыкара аэропорты» станциясеннән 19:40 сәгатьтә кузгала.
  • Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс.» станциясеннән 15:50 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан» Халыкара аэропорты» станциясеннән 20:30 сәгатьтә кузгала.

Әлеге түләүсез маршруттан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин.

Чараның программасы 15:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге фойесында күргәзмә-ярминкә белән башланып китәчәк.

Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:

  • ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;
  • «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына 17:30 сәгатькә кадәр генә кереп була. Бу вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;
  • билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;
  • бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бер шешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;
  • чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net