9 сыйныфта тарихтан телдән имтихан 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк
Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан башлап 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән телдән мәҗбүри имтихан кертеләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Төп дәүләт имтиханы алдыннан 9 нчы сыйныфта тарихтан бердәм телдән имтихан кертү турында карар кабул ителде. Ул барлык укучылар өчен дә мәҗбүри булачак һәм 2027/2028 уку елыннан гамәлгә кертеләчәк», — диде Кравцов Тарихи мәгърифәтчелек буенча ведомствоара комиссия утырышында.
