8 марттагы бәйрәм ялы дүшәмбегә күчерелә
Россия халкы март башында өч көн рәттән ял итәчәк. Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март – якшәмбегә туры килә һәм ул дүшәмбегә күчерелә. Бу турыда Президент академиясе эксперты Татьяна Подольскаяга сылтама белән «РИА Новости» яза.
Биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен ял көннәр 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итә.
Шулай итеп, мартның икенче эш атнасы 10 мартта башлана һәм кыска атна була.
