Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Дөнья бәясе кеше иде» - Тинчурин театрында Наил Шәйхетдиновны искә алдылар

0

Тинчурин театрының Кече залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновның тууына 85 еллык уңаена искә алу кичәсе үтте. Кичәнең вакыты катнашучылар соңыннан ашыкмыйча гына ифтар мәҗлесенә барырлык итеп билгеләнгән иде, чөнки сәхнәдәшләре Наил Шәйхетдиновны үзләрен намазга басарга этәргән кеше дип тә искә алдылар. Кичә үзе дә Наил Шәйхетдинов йөргән «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисовның догалары һәм фатиха сүзләре белән башланып китте.

Кичә дәвамында Наил Шәйхетдинов уйнаган спектакльләрдән өзекләр, күрсәтелде, аның башкаруында «Тәртип» радиосында яңгыраган Хуҗа Насретдин мәзәкләре яңгырады. Һәм төрле буын кешеләр тарафыннан Наил Шәйхетдиновка бәйла хатирәләр яңгырады. Кызык итеп аның спорт яратуын да искә алдылар. Наил Шәйхетдиновның туган ягыннан – Чирмешән районыннан вәкилләр дә чыгыш ясады.

Мәшһүр артистны искә алучылар берничә блокка бүленгән иде. Башта кордашлары – Марсель Җаббаров, Нуриәхмәт Сафин, Юныс Сафиуллин һәм Нуретдин Нәҗмиевлар истәлекләр белән уртаклашты. Аннары Наил Шәйхетдин белән бер сәхнәдә уйнаган актрисалар Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова, Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина, Лилия Мәхмүтовалар хатирәләрен яңартты. Ниһаять, сәхнәгә Наил Шәйхетдинов янәшәсендә яшь булып йөргән буын – Ирек Хафизов, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Гүзәл Гайнуллиналар чыкты.

Кичәне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов алып барды.

«Милләтнең иман баганасын тотып торган шәхесләр була: композиторлар, язучылар, җырчылар. Без шуларга ныгытып тотынганбыз. Андый шәхесләр булмаса, без таралыр идек. Шуларның берсе – Наил Шәйхетдинов», – диде сәхнәгә чыккан Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев.

«Мин шушы театрда үстем. Без бүген Исламия апаны, Хәлил абыйны, Һаҗәр апаны, Люция апа һәм Фердинанд абый Фарсиннарны, Гата абый Нуруллинны, тагын күп-күп артистларны искә алдык – миндә җылы хисләр туды. Яңа бинада да аларның рухы сезнең белән булсын иде. Алар толыплар, киез итекләр киеп юлларны үткәннәр... Тинчурин театрының бүгенге көненә нигез булып шул артистлар, шул исәптән, минем әтием дә тора. Бер юбилей кичәсендә Гөлшат апа Зәйнашева: «Бу кичә генә түгел, «бесконечный» кичә булды», дигән иде. Әти турында күп сөйли алыр идем. «Кыр казлары артыннан» спектаклендә Исламия апа әйткән кебек: «Ул дөнья бәясе кеше иде», – диде кичә ахрында Наил Шәйхетдиновның кызы, Камал театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова.

  • Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. Ул театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкара,дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнаша.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net