«Рәхәткә чыдый алмаганга түгел...» - җырчы Фирүзә пластик операция ясаткан
Автор-башкаручы Фирүзә үзенең пластик операция ясатуы хакында хәбәр итте. Социаль челтәрләрдә аңлатуынча, җырчы операцияне медицина күрсәтмәләре буенча ясаткан.
«Дуслар, минем пластика булды. Рәхәткә чыдый алмаганга түгел, табиблар кушуы буенча…
Иң курыкканым наркоз иде. Ни дисәң дә, беренче тапкыр бит», – дип сөйләде җырчы сторислары аша.
Фирүзәне клиникадан өйгә чыгарганнар инде. Ул үзе белән барысы да яхшы булуын әйтә, матур теләкләр юллаган язылучыларына рәхмәт сүзләре җиткерә.
