Гүзәлем «Рамазан» җырына клип төшергән
Бүген, Рамазан аеның беренче көнендә, Гүзәлемнең «Рамазан» җырына төшерелгән клибы чыкты. Җырның сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Гүзәлия иҗат иткән.
Клипта Гүзәлем үзе генә түгел, тормыш иптәше Салават Миңнеханов, кызы Мәдинә белән улы Мөхәммәд, башка якыннары да катнашкан. Видеоклип Рамазан аеның нинди нурлы, матур, мул ризыклы булуын сурәтли. Социаль челтәрләрдәге язылучылары да Гүзәлемнең клибы якты төсмерләргә бай булуын билгеләп үткән.
