Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Нияз хәзрәт Сабиров: «Ахшам намазына азан әйтелгәч, кичекмәстән, ифтар кылу сөннәт»

0

Рамазан аенда кемнәр ураза тотарга тиеш?

Рамазан аенда көн саен ураза тоту балигъ һәм акылы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз (тиешле).

Ифтар тәртибе ничек дөрес була? Азан тавышы ишетелә башлауга авыз ачаргамы?

Ахшам намазына азан әйтелгәч, кичекмәстән, су яки хөрмә белән ифтар кылу (авыз ачу) сөннәт. Су һәм хөрмә булмаганда, башка җимешләр һәм ризыклар белән дә авыз ачарга мөмкин.

Башта намаз укыргамы, әллә ашаргамы?

Башта ахшам намазын уку хәерлерәк.

Авыз ачарга 5 минут калгач, су кабып куйсаң, аннары сәгать дөрес булмавын аңлап алсаң, бу көнне каза кылыргамы?

Әйе, бу көнне каза кылырга кирәк булачак.

Сәхәр ашаганнан соң, дару эчәргә кирәк булуы искә төшсә, нишләргә?

Әгәр сәхәр вакыты чыкмаган булса, дару эчәргә мөмкин. Сәхәр вакыты чыккан булса, бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йотарга ярамый.

Сәхәрне авылда ашап, аннары шәһәргә килсәң һәм ифтар вакытында шәһәрдә булсаң, кайсы вакыт буенча авыз ачасы?

Шәһәр вакыты буенча.

Ач тора алмыйм, ач торсам авырыйм, дарулар эчәсем бар… Шулар сәбәпле ураза тотмаска буламы? Ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерәме?

Әгәр Рамазан ае вакытында җитди авыру булса, табиб белән киңәшергә кирәк. Тәҗрибәле табиб ураза сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин дип нәтиҗә ясаса, ураза тотылмый. Ләкин сәламәтләнгәч, тотылмаган көннәрне каза кылырга кирәк булачак.

Ураза тоту - олуг гыйбадәт. Аның фазыйләтләре бик күп. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоткан кешенең күңеле дә, сафлана, тәне дә зарарлы матдәләрдән чистара.

Яулык япмаган хатын-кызның уразасы кабул буламы?

Әгәр уразаның бөтен шартлары үтәлсә, кабул булачак. Кеше ихлас күңелдән уразаны тотса, Аллаһның башка әмерләрен дә үти башлаячак, ин шәә Аллаһ.

Балаларны кайчаннан ураза тоттырырга? Тотасы килмәсә - мәҗбүр итәргә ярыймы?

Бала балигълык яшенә җитсә, аңа ураза тоту фарыз була. Ир балалар 12 яшьтән, үсеп җитүләре беленгәч, балигъ, ә кыз бала 9 яшьтән, өлгереп җитүе беленсә, балигъ булып санала. 15 яшьләре тулгач, җитлегүләре мәгълүм булмаса да, ир балалар да, кыз балалар да, балигъ булып санала.

Сәхәр вакытында укый торган дога

Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә.

Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым».

Ифтар вакытында укый торган дога

Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү.

Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризыгың белән авыз ачтым. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net