Роскомнадзор 1 апрельдән Телеграмны тулысынча блоклау турында хәбәрләргә аңлатма бирде
Роскомнадзор Телеграм мессенджерын блоклау турында элек чыккан мәгълүматка өстәрлек әйбер булмавын белдерде. Россия территориясендә 1 апрельдән кушымтаны тулысынча блоклау турындагы хәбәрләргә ведомство шулай дип аңлатма биргән. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
Элегрәк Baza Телеграм-каналы, «берничә ведомстводагы чыганакларга» сылтама белән, быел 1 апрельдән Роскомнадзор Телеграмны тулысынча блоклый башлаячак, дип язды.
Бер атна элек, 10 февральдә, Телеграм Россия законнарын үтәмәү сәбәпле, Роскомнадзор мессенджер эшен өлешчә чикләү чаралары дәвам итәчәк дип белдерде.
