Югары суд Тукай районының элеккеге башлыгына карата хөкем карарын үзгәртмәде
Бүген Татарстан Югары суды Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаев эше буенча апелляцияне карады. Яр Чаллы суды карарын гаепләү ягы да, яклау ягы да шикаять иткән иде. Бу турыда «Происшествия Татарстана» телеграм-каналы яза.
«Суд җәза билгеләгәндә гаепләүнең авырлыгына гына нигезләнде. Камаев җинаять юлы белән алынган акчаларны дәүләт кеременә тапшырды. Реаль срокны шартлыга алыштыруны сорыйм», – диде Камаевның адвокаты.
Прокуратура да җәзаны шартлыга үзгәртүне сорады.
«Мин хаталар ясавымны таныйм, гаебемне таныйм һәм мине хуплавыгызны, шәфкатьле булуыгызны сорыйм», – диде Камаев соңгы сүзендә.
Суд коллегиясе хөкем карарын үзгәрешсез калдырды, ә якларның шикаятьләрен канәгатьләндермәде.
Искәртик, Фаил Камаев 4 елга кырыс режимлы колониягә һәм 6 млн сум штрафка хөкем ителде. Ул вәкаләтләрдән явызларча файдалануның өч эпизоды, ришвәт алуның ике эпизоды һәм вәкаләтләрне арттыруның ике эпизоды буенча гаепле дип табылды, диелә хәбәрдә.
