Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Фирдүс Тямаев яңа «бизнес» ачкан, зур ташламалар вәгъдә итә

0

Интернет киңлекләрендә яңа тренд чыкты, барысы да уңышлы бизнес белән шөгыльләнә – кар сата! Аны җырчы Фирдүс Тямаев башлап җибәргән – ишегалдындагы карын сатуга куйган.

«Дуслар, бүген безнең карга 50 процент акция. Кар чиста, әйбәт», – дип ышандыра ул. Кар белән көрәшергә булышучыларга тагын да зуррак ташлама вәгъдә итә.

Җырчының язылучылары бу трендны бик тиз отып алган һәм аңа үзләренең җавап видеоларын юллый башлаган. Шундыйларның берсе блогер, бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.

«Сезгә бер мөрәҗәгать белән чыгам әле. Тямайга тапшырырсыз, үзе күрмәсә. Ул бүген иртәдән бирле кар сата. Ярар сатсын, жәлмени яхшы кешеләргә кар. Сүзләренә генә карагыз – сыйфатлы кар сатам ди бит. Ә безнең карга нәрсә булган. Карагыз моны, нинди чиста, бер дигән, уалып тора, ярмалы.

Фирдүс, карыңның кешенекеннән әйбәтрәк икәнен син каян беләсең? Мин синнән олырак, карның да төрлесен күргән. Быелгы кар бик сыйфатлы, безнеке дә әйбәт. Икенчедән, без бистәдә яшибез, бездә салкынрак, шуңа карның сыйфаты бозылмый.

Артист булгач, кыйбатракка сатылыр дип уйлыйсыңдыр инде. Җәмәгать, Фирдүстән уздырып, 70 процент ташлама белән сатабыз яме карны», – дип, блогер үз карын мактый, сатып алырга теләүчеләргә китереп бирү мөмкинлеге дә булуны әйтә.

Фирдүс Тямаевны билгеләгән мондый эчтәлектәге видеолар, кар тәкъдим иткән комментарийлар бихисап булган, күрәсең, кичкә таба ул чираттагы видеосын яздырды.

«Дуслар, кәнәгатьсезлек белдерәсем килә. Мин видео куйгач, башкалар карны бушка тәкъдим итә башлады. Бик үпкәләдем. Кемнәр мине карап бара, зинһар өчен үзегезнең сыйфатсыз карыгызны тәкъдим итмәгез. Мин бит тикшереп сатам ул карны. Ул бит әле киләсез дә, карны төиисез дә, китәсез дигән сүз түгел. Мин сезгә чәйләр эчертәм, иң матур җырларымны җырлыйм», – дип шаяртуын дәвам итә артист.

Ахыр чиктә, Рәмизия апа да җырчы белән килешкән. Сорт алыштыру өчен 11 кило тирәсе генә Фирдүснең карын барып алмакчы.

Видео янында шундый ук шаян рухтагы комментарийлар да бихисап күп калдырганнар. «Сатып бетермәгез инде, июльгә дә калсын», « А что, так можно было что ли?», «Чәй эчереп, мунча кертсәң, ташлама да кирәкми», «Бүләккә көрәк бирәм дип тә языгыз әле», «Сертификатлар бармы?», «Без бозылмасынга тозлап куйдык. Син дә шулай итеп кара» – дип яза җырчының «подписчиклары».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net