Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлил шигырьләре

0

Белмәдем Карашларың ут икән, Җирдә тиңең юк икән, Гыйшкың агу, ук икән, Сизмәдем… Сизмәдем. Мин каршыңда чүп икән, Чүпкә шәфкать юк икән, Бер сүзең дә күп икән, Белмәдем, Белмәдем… 1923

«Бала чакны безнең әйтмә инде...» Бала чакны безнең әйтмә инде, Тау шуганбыз җәфа өстеннән. «Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп, Чәчебездән тартып үстергән. Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә Чәчрәп тора зәһәр үткерлек; Усал аталарның күбесен без дә Мыегыннан тартып чүктердек.

Безнең юлга цемент коелмаган, Дәрьяларга күпер салмаган; Үзебез үк ясап күчәрен дә Кигезәбез бүген арбага. Без төзибез тормыш өр-яңасын, Кыенлыклар белән көрәшеп; Үз көнебезне үзебез тудырабыз, Үзебезчә кабызып кояшын. 1928

Боз ага Ак күбекләр чәчеп, ярдан ашып, Киң болынга җәелеп су ага; Дулкынланып, ташып, күмәкләшеп Тау-тау булып ярылып боз ага. Бозлар ага… Калын бозлар белән Тулкын-тулкын булып төн ага; Төннәр ага… Кара төннәр белән Ил өстеннән бөтен кер ага.

Бозлар ага… Кара, салкын кышның Саклап яткан калын бозлары Күңелләрне баскан авыр көчнең Бар ачысы, кары, тозлары. Бозлар ага… Салкын бозлар булып Ага илнең кара чүпләре; Язгы көчле ташкын сулар булып, Ага төннең пычрак кортлары. Бозлар ага… Әнә, Идел буйлап Боз артыннан килә ямь агып. Киң шатлыкның иркен җырын җырлап Агып килә бәйрәм шатланып. Килә… Сабан, сука, тырмалардан Коралланган эшнең гаскәре.

Килә… Чәчәкләрдән, хөрмәләрдән Тиң яралган илнең яшьләре. Килә… әнә, алтын башаклардан Бәйләп куйган туклык көлтәсе. Килә… әнә, гөлдән, чәчәкләрдән Бизәп куйган ирек иркәсе…

Бозлар ага… Агып илдән китә Җанның салкын, авыр бозлары… Арттан, әнә, Балкый ямьле иртә, Килә илнең батыр кызлары…

Бозлар ага… Аксын, аксын бозлар, Бозлар агу шатлык түгелме? Якты җәйнең җанлы эш иртәсен Каршылавы нинди күңелле?! 1923

Борча Җанкәй белән икәү җитәкләшеп Су буеннан китеп барабыз. Җәнкәй сырыша миңа, адым саен Якынлаша бара арабыз.

Бара торгач, мамык кулы белән Ул билемнән минем кочаклый. Уйламаган идем сукыр бәхтем Тулып ташар, диеп, бу чаклы.

Борыным тукмак минем, битем шадра, Ничек шулай матур күренәм! Яратадыр, ахры, дип уйлыйм да Үбәргә, дип аңа үреләм.

Нәкъ шул мәлне сул як кабыргамны Кемдер чеметә кебек сизелә. Мин уянып китәм, татлы төшем Иң кызыклы җирдә өзелә.

Сул кабыргам әрни, ни бар диеп, Мин култыкка тыгам сул кулны. Мине шулай тешләп уятучы Борча икән, каһәр суккыры!

Ни әйтәсең инде шушы хәлгә, Гомергә бер шундый төш күрәм, Аны да бит борча тешләп боза, Әллә юри, әллә уч белән?!

Мин ачудан явыз бу борчаны Куып тотам, басам, үтерәм. Үчем башта канган төсле була, Ә соңыннан үзем үкенәм.

Азмы йөрдем Габделбасыйр кебек, Гыйшык диеп, җанны бәләкләп. Борча хәтле борча тешләп бозган Гыйшыктамы булсын бәрәкәт?!

Шулай бит ул, бәхтең кире булса, Табылып тора аның борчасы! «Гашыйк» итеп җанны чеметүче «Борча»ларны менә нишләсе?! 1943

Бөрлегән Җыеп кырдән бөрлегән Килгән иркәм, бер генәм. Ә мин аңа сөюемне Белдерәлми тилмерәм,

Кунак итә гөл генәм Мине бөрлегән белән. Белми ләкин иреннәре Иң өлгергән бөрлегән. 1943

Була кайчак Була кайчак гаҗәп күңел каты, Бернәрсәгә юньләп ис китми. Үлем җиле исә күңел гөленә, Яфрагын да ләкин селкетми.

Йөздә бары мәгърур көлемсерәү, Уйдан ерак дөнья мазасы. Шул вакытта менә әллә нигә Тик язасы килә, язасы!..

Үтерсәгез, әйдә, үтерегез! Котырыгыз аннан, биегез! Тик шагыйрьгә кара китерегез Һәм кулына каләм бирегез! 1943

Гашыйк һәм сыер Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемә Бәйләм итеп бәйләп китердем. Күрсен иркәм аның кулдалыгын Йөрәгемнең, бәхтем, иркемнең.

Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрне Тәрәзәдән тышка ыргыткан. Ә аларны сыер ашап киткән… Ничек түзим үлми хурлыктан?!.

Гашыйк сүзен сыер ишетте дә, Гаҗәпләнеп, башын селкеде. —Исем китә, – диде, – бу гашыйкка, Карап торсаң, кеше шикелле!

Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен, Нигә шулай кыза, тузына? Мин ашасам аның чәчәкләрен, Сөт бирәм бит сөйгән кызына.

Минем сөттән аның йөзе алсу, Минем сөттән — таза, сөйкемле, Төне йомшак, аның тешләре ак, Яңа сауган сөтем шикелле…

Уйга калды гашыйк… — Чын да, – диде, – Ник тиргим мин бу сөтбикәне? Ул бит көн дә кырдан үлән җыеп, Каймак белән сыйлый иркәмне!

Азык булсын гөлем сыерына, Мин теләмим артык һичкемне! Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм Каймак итеп эчсен гыйшкымны…

Һәм юанды гашыйк… Хәзер көн дә Чәчәк җыеп чишмә буенда, Кызга түгел, китереп чәчәкләрне Ул ашата икән сыерга.

Зөбәрҗәттәй алтын… Зөбәрҗәттәй алтын, гәүһәр сүзләремне Түгәм сиңа, син шуны да аңламыйсың. Ачып бирмәк булам бөтен серләремне, Син аларны санламыйсың, санламыйсың. — Ышанмыйм, ди. Телдә әйтер сүз калмагач, Җан газабын ничек әйтеп ошатыйм мин? Ничә әйтеп үзең миңа ышанмагач, Йөрәгемне ничек ярып күрсәтим мин?

1923

Тозлы балык Ник чакырдың су буена, Үзең шунда килмәгәч? Ник әйттердең «сөям» диеп, Үзең «мин дә!» димәгәч?

Ник елмайдың каш сикертеп, Яратмагач, йөрмәгәч? Ник ашаттың тозлы балык, Соңыннан су бирмәгәч? 1943

Шагыйрь сые Кунак җыйды шагыйрь… Яшьне, картны, Ир-хатынны, дусны, якынны. Шигырь булып, тойгы чәчәк аткан Йөрәк бакчасына чакырды.

Чәкчәктән соң шагыйрь, кунакларның Күңелләре булсын өченме, Йөрәгеннән утлы бокалларга Салып кайнар җырын эчерде.

Ялкыныннан җырның исерделәр Мәҗлестәге картлар, егетләр, Канатланды уйлар, акты хисләр, Артты көчләр, артты өмитләр.

Ак сакаллы бер карт кузгалды да, Әйтте: «Шагыйрь! Рәхмәт сыеңа! Мин күрмәгән идем мондый сыйны Туксан еллык гомрем буена.

Күп татыдым ачы-төчене мин Туксан еллык тормыш юлымда. Күптән җуйган дәртле яшьлегемне Таптым бүген синең җырыңда».

Яралар Безнең белән бергә авыр йөкне Күп тарттыгыз, чибәр сеңелләр! Җиңегездә җылы кан эзләре, Күзегездә кара сөремнәр!

Яралыны юып бәйләдегез. Күтәрдегез җиргә ауганны. Чәчләреннән сыйпап йоклаттыгыз Походларда йөреп арганны.

Яралылар, сезнең җылы кулдан Савыгып, кире җиргә бастылар. Рәхмәт сезгә, илнең иркәләре, Көләч йөзле, кыйгач кашлылар!

Жиңү белән куып бар кайгыны, Гөлләр кочып илгә кайттыгыз, Сөендерде талган күңелләрне Йөзегездән төшкән яктыгыз!

Тик, сеңелләр, чибәр кыз кардәшләр, Бик күп әле илдә яралар. Яраланып ауган зур калалар. Аналары үлгән балалар.

Авыр сулап яткан таш йортларга Хәят бирсен җитез кулыгыз. Терелтегез үлгән шәһәрләрне, Үксезләргә ана булыгыз!

Батыр каны сеңгән басуларга Тамсын хәзер алтын тирегез! Сез җиңдегез яуны, Җимереклекне, Бөлгенлекне инде җиңегез!

Шатлыкны каршылап Кайгы, миннән тизрәк кит инде, Синең көнең бетте бит инде. Кунак булдың миндә җитәрлек, Бер уйласаң, ис тә китәрлек.

Айлар буе минем бүлмәдә, Булып ямьсез кара күләгә, Боектырып назлы күңелне, Карауладың минем гомерне.

Киендердең мине карадан, Яңагымны эчкә батырдың. Шатлык килде миңа яңадан, Кайтты илгә җиңеп батырым.

Кайтып керде, дәртле, сөйкемле, Өйгә кояш кергән шикелле. Кая монда урын кайгыга, Кайгы хәзер үзе кайгыра.

Бар зарымны хәзер оныттым, Кара шәлем салып ыргыттым. Йөздә күрәм таңның алсуын, Баса алмыйм йөрәк ярсуын.

Тәрәзәмне ачтым кояшка, Кояш башка бүген, көн башка. Һәммә җирдә шатлык, иркенлек, Син бит, иркәм, моны китердең.

Бүлмәм бүген гөлгә өртелгән Шатлык, бәхет, әйдә, уз түрдән! Ә син, кайгы, тизрәк кит инде! Сиңа урын бетте бит инде. 1943

Хыял Ялыктырды инде бикле тормыш, Көне-төне һаман бертөрле. Ирексезлек, тарлык йөрәктәге Бар өметне, дәртне үтерде.

Таш диварлар алды шатлыгымны, Биреп картлык, кайгы, ютәлне. Ишегемә барсам, ишек бикле, Тәрәзәмә килсәм — челтәрле.

Һәр таң көтә мине дар агачы, Кайгы арта кайгы өстенә. Яшәү миңа татлы хыял гына, Шатлыкларым авыр төш кенә.

Сирәк-мирәк тимер челтәр аша Таң нурлары күктән коела. Ал яулыгын ябынып минем янга Бәхетем килә төсле тоела.

Сөйгән кызым кебек елмаер да, Үбәр тесле үрелеп ирнемнән. Һәм чакырып ирек бәйрәменә Ул җитәкләр төсле җиңемнән.

Әйтер төсле: «Мине юкка гына Көтмәдең син көн дә зарыгып. Килдем сиңа ирек, яшәү алып, Гомерең таңы булып, кабынып».

Хыял, хыял!.. Нинди ләззәтле син, Ташламыйсың мине һичкайчан. Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем, Ярый әле син бар, ичмасам!

Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа, Бар хыялым шунда табылыр: Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп, Җиңү таңы тиздән кабыныр. 1943

Син онытырсың Минем гомерем сулган чәчкә булып Өзелеп төшәр синең алдыңа. Син үтәрсең аны таптап, яньчеп, Көзге салкын, җилле яңгырда.

Син онытырсың әле күптән түгел Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең Гөл-бакчаңны синең бизәгәнен, Сине назлап хуш ис чәчкәнен,

Син онытырсың язгы алсу таңда Ян тәрәзәң аша сузылып, Аның сине котлап сәламләвен, Таң җиленнән сибелеп, тузылып.

Син онытырсың гөлләр арасында Гөрләп үткән исем бәйрәмен, Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә Дулкынланган чәчәк бәйләмен.

Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга Танышыңа үткән вактыңда, Исеңә да килмәс сулган гөлнең Сыкрануы аяк астыңда.

Син керерсең өйгә көздән качып, Тәрәзәңне ябып бикләрсең. Юк, син инде хәзер сулган гөлне Бусагаңнан атлап кертмәссең.

Сынган күңел, наздан мәхрүм булып, Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр. Сөю, вәгъдә, антлар… Аһ, барсы да Һич булмаган кебек онытылыр. 194

Тау елгасы Ник ярсый бу елга, Ник шаша, ник таша? Тын акса ни була, Җай гына, уртача?

Нигә бу дулкыннар, Нигә бу кубекләр? Нидәндер куркынган, Котырган кебекләр.

Бер ага җәелеп, Киңәеп, кинәнеп, Ярларга бәрелеп, Нәрсәдер сөйләнеп.

Бер кинәт, котырып, Сикерә ташларга. Бер тагын, онтылып, Чокырга ташлана.

Бу нинди наян су! Кем айкый соң астын? Ник болай ул ярсу, Ник болай ул шашкын?

Түзмәдем, ахрысы, Сорадым елгадан. — Ник, – дидем, – сабырсыз, Тынычсыз син һаман?

— Мин, – диде, – бик озак Яттым җир астында. Иреккә, ди, сусап Һәм йончып салкынга.

Мин булдым коллыкта, Тарлыкта, хурлыкта, Мин хәзер кинәнәм Җир, һава муллыкка.

Елларча җыйналган Нәфрәтне һәм дәртне Мин хәзер чыгарам Гайрәтле, йөрәкле.

Мин көчле, ирекле, Дулкынлы, күбекле. Алдагым өметле, Бүгенгем курекле!

Мин котлыйм кояшны, Мин хурлыйм җир астын! Шуңарга мин ярсу, Шуңарга мин шашкын! 1943

Кыз теләге Күп яучылар килде таң кызына, Тау иленнән, диңгез артыннан, Киемнәре ефәк һәм атластан, Көймәләре сары алтыннан.

Кызны котлап җәүһәр муенсалар, Беләзекләр бүләк иттеләр. Тик барысы да кире җавап алып, Буш кул белән кайтып киттеләр.

Шагыйрь килде, аның бар бүләге— Ялкынлы җыр тулы йөрәге. Шушы булды кызның сайлаганы, Шушы булды кызның сөйгәне. 1943

Сәгать Иркәм белән икебез, Пар алмадай битебез, Чөкердәшеп, гөрләшеп, Утырабыз серләшеп.

Иркәм минем бик күркәм, Яратмый, дип юк үпкәм, Керфекләре гөл генә. Түбән карый гел генә.

Кыйгач аның кашлары, Матур чәч тарашлары. Барысыннан да бигрәк Үтерә карашлары.

Ул ягымлы елмая Утырган да каршыма, Ләкин шунсы ошамый, Әллә кая ашкына.

Һаман карый сәгатькә, Утырган күк сәнәккә. — Күп утырдым, җитәр, – ди, – Соңаям, – ди, – китәм, – ди.

Үч иткән күк сәгате, Кая чаба — җен белсен! Абау, ямьсез сугуы, Чиркәү кага диерсең.

Мин ялынам: – Китмә, – дим. Әле вакыт иртә, – дим. Иркәм карый сәгатькә, —Китәм, вакыт үтә, – ди.

Мин түзмәдем, ахрысы, Бар сабрымны югалттым. Барып юләр сәгатьнең Телен тартып туктаттым.

— Бәхетлеләр сәгатькә Карамыйлар, аппагым! — Шулай итеп без сизмәдек Кызарып таң атканын. 1943






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net