Иртәгә Казан мәктәпләрендә дәресләрне дистанцион укыталар
Казанда «Буран» планы кертелү сәбәпле, мәктәпләрнең эш форматы вакытлыча үзгәрә. 31 гыйнвар, шимбә көнне, уку дистанцион һәм электрон форматта оештырылачак. Бу хакта шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Телеграм-каналында хәбәр ителде.
Шул ук вакытта мәктәпләрдә дежур сыйныфлар эшли.
Әлеге көнгә мәктәп маршрутлары хәрәкәте туктатыла. Дүшәмбе көнне белем бирү учреждениеләренең эш форматы турында өстәмә мәгълүмат хәбәр ителәчәк.
