Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

«Кыз турында хыялландым...»: Казанда Баһлар гаиләсе концерт куйды

0

Концертка билетлар тулысынча сатылып бетмәгән иде: башланырга берничә сәгать кала, Гүзәл Идрисова социаль челтәрләрендә арткы рәтләрдә буш урыннар калуы турында хәбәр итте. Шуңа да карамастан, зал шактый тулы иде, буш урыннар күренгәләсә дә. Шул буш урыннар күчмә кошлар кебек бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә яратучы тамашачыларга бер дә тынычлык бирмәде инде башта, аннары «оялаштылар» бугай.

Җырчылар, вәгъдә иткәнчә, тормыштан алынган бик күп видеоларын күрсәттеләр, яңа һәм иске җырларын башкардылар. Баһлар концертының үзенчәлеге — зур экранда җыр сүзләре чыгып баруы. Бу алым башка артистларда сирәк очрый. Тамашачыларга да әлеге «караоке-формат» ошады: «Экранда сүзләр булуы бик уңайлы, кушылып җырларга була», – дигән фикерләрен әйттеләр.

Баһларның 3 малайлары бар: Камил, Рамил, Марсель. Җырчыларның чыгышларын хәзер алардан башка күз алдына китерү дә кыен. Зур уллары Камил виртуоз рәвештә гармунда, кечкенә уллары Марсель курайда уйный, ә Рамил, үзе әйткәнчә, «иң авыр уен коралын сайлаган» – тамбурин (шөлдермә) тотып чыкты.

Бәләкәй Баһлар арасында: «Киләчәктә кем булырга телисең?» – дигән сорауга да бары тик ул гына «төзүче» дип җавап бирде. Калганнары исә үзләрен музыка белән бәйләргә тели. «Мин күбрәк спорт белән шөгыльләнергә яратам, ләкин концертларда да чыгыш ясыйм, чөнки анда бүләкләр бирәләр», – дип, Рамил ачыктан-ачык «сәхнә серен» ачты.

Концертта Гүзәл Идрисованың әтисе дә чыгыш ясады, ә сәхнә артында әниләре артистларны бәлеш белән сыйлап йөрде. Чын мәгънәсендә «өйдәгечә» гаилә концерты. Өстәвенә, концертка Баһларның туганнары, дуслары, күршеләре дә килгән иде.

«Бәхетдин» ансамбле

Фото: Камилә Билалова

Арадан кайбер тамашачылар гына: «Бер кыз кирәк, кыз җитми», – диешеп калдылар. Ә артистлар үзләре әлеге сорауга шаяру катыш җавап бирде. «Мин каршы түгел, ләкин Гүзәл: «Тагын малай гына була инде синнән», – дип борчыла», – диде Илназ Баһ. Ә Гүзәл инде оныклар турында уйлый башлаган бугай: «Кыз турында хыялландым, кыз киемнәре дә, бантиклар да бар иде. Аллаһ боерса, оныкларыма булыр», – ди ул. Ә малайлары «бер сеңел кирәк» дигән булалар, Камил генә: «Марсель кечкенә булганда, минем үземә вакытым да юк иде. Ә хәзер нормально яши генә башладык, юк...» – диде.

Беренче өлештә Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова күбрәк аерым җырладылар. Илназның әти-әниләргә багышланган җырлары залны елатты – җырчы 2024 елда әнисен югалткан иде.

Фото: Камилә Билалова

«Соңгы 1-2 елда әтиләр темасы минем репертуарда күбрәк урын алды. Әни дә, әти дә безне, тәрбияле итеп, кеше арасында ким-хур булмасыннар, дип үстерделәр. Бүгенге көндә балаларга дөрес тәрбия бирергә тырышабыз, ләкин иң беренче табын артына килеп утыргач: «Балалар ашасын, аннары килерсең», – диләр. Ә без бала чакта, әни мунча пиченнән бәрәңге алып кереп, әти бәрәңгене ярып җибәрмичә, өстәл артындагы бер нәрсәгә дә кагылырга ярамый иде. Әни: «Әтиегез керсен, әтиегез керсен», – дип тора иде. Бик дөрес тәрбияләгәннәр. Кызганычка, әти дә, әни дә инде арабызда юк. Беренче малаем туган көнне кич белән әти шалтыратып котлады, ә икенче көнне инде әтине җирләргә кайттык...» – диде ул.

Шулай ук махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә багышлап башкарылган «Зинһар, исән кайтыгыз» җырын халык аягүрә торып тыңлады. Икенче өлештә күбрәк күңеллерәк җырлар, гаилә дуэтлары яңгырады.

Баһавиевлар – татар эстрадасы сәхнәсендә бөтен гаиләләре белән чыгыш ясаучы сирәк гаиләләрнең берсе. Уңышлар аларга!






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net