Бүген иртән Казан янында өй һәм мунча янган – видео
Бүген иртән иртүк Казан янындагы Осиново бистәсендә шәхси йорт һәм мунча янган. Әлеге хәлне видеога төшереп алганнар.
«Татар-информ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, янгын мичкә дөрес якмаудан чыккан булырга мөмкин.
Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән.
Мондый хәлләр булмасын өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында мичне янмый торган нигезгә урнаштырырга, стеналар һәм җиһазларга кадәр имин ераклыкны сакларга чакыралар. Мичне урнаштыру эшен бары тик квалификацияле белгечләр генә башкарырга тиеш.
Шулай ук мичкә артык күп ягулык салмаска, тартуның (тяганың) төзеклеген даими күзәтеп торырга һәм янгын сүндерү чараларын кул астында тотарга киңәш ителә.
