Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кытай автомобильләренең өстенлекләрне һәм җитешсезлекләре – белгеч фикере

0

Кытайда җитештерелгән машиналарның өстенлеге подвескасында һәм запчастьләрнең бәясе үтемле булуында, тик, шул ук вакытта, аларның коррозиядән сакланышы түбән һәм электроникасы бик үк ышанычлы түгел. Бу хакта автоэксперт, Россия Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзасы Дмитрий Попов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Үземнең Кытай машинасында 1 елда 50 мең километр уздым. Подвескасы яхшы булуны аерым әйтәсе килә, подвескада мондый энергия сыйдырышлылыгын күптән очраткан булмады. Тик органайзингка бәйле сораулар бар. Кытай машиналарының күбесендә тачскриннар бар, алар исә салкын һава торышы булганда еш кына уңайсызлык тудыра. Моннан тыш, салон эчендәге ут сүлпән, арткы урыннарда розеткалар, прикуривательләр юк. Әмма кайбер җитештерүчеләр бу проблемаларны хәл иткән», – дип сөйләде ул.

Шулай ук кытай машиналарында коррозиягә каршы торуда һәм детальләрне алмаштыруда проблемалар бар. Арзан булуына да карамастан, еш кына аларны алмаштыру механик яктан катлаулы. Мәсәлән, алгы фараның лампочкасын алыштыру өчен, капот астында берьюлы берничә зур блокны алырга кирәк, бу – уңайсызлык тудыра, дигән Попов.

«Тагын алгы амортизатор терәкләренә кагыла торган мөһим момент бар. Алар кечкенә почмакларга куелган, шуның аркасында машина борылганда каршы якка чүгә. Шуңа күрә идарә итүчәнлек кими», – диде ул.

Эксперт, тагын бер җитешсезлек буларак, кытай машиналарының күпчелегендә вариатор конструкциясен атады. Аны сүтеп булмый, шуның аркасында, ул ватылган очракта, бөтен системаны алмаштырырга кирәк була. Ә ул якынча 200 мең километрга гына чыдый.

Яңа Кытай автомобиле алыргамы, тотылган Европа яки Япония машинасы алыргамы, дигән сорауга, Попов, Кытай запчастьләре хәзер безнең ил өчен тулы һәм үтемле, диде.

«Монда бер генә төрле җавап юк. Куллану ягыннан караганда, һәр автомобиль үзен вакыт узу белән күрсәтә. Тик шуны аңларга кирәк, хәзер базар сүтелгәннән калган запчастьләр белән эшли, ә алга таба нәрсә буласын әйтү авыр», – диде Попов.

Тик ул үз позициясенә тугры кала: тотылган автомобиль алганчы, яңаны алу яхшырак.

«Яңа автомобиль – яңа инде ул. Бүгенге вазгыять шундый: безнең ил өчен базарда иң үтемле һәм шактый ышанычлы булып «кытайлар» кала. Шулай итеп, мин тотылган Европа яки Япония машинасы урынына яңа автомобиль сайладым», – дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net