2025 ел сүзен игълан иттеләр: «туган тел», «бала», «ифтар», «татар мәктәбе» һәм башкалар
«Миллиард.Татар» редакциясе үткәргән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2025 ел сүзе игълан ителде.
Ел сүзе өчен тавыш бирү 2026 елның 2 гыйнварында басманың телеграм-каналында башланды һәм 3 көн дәвам итте. Анда 1,2 меңнән артык кеше катнашты.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча «туган тел» сүзтезмәсе 469 тавыш җыйды һәм беренче урын яулады. Икенче урында – «бала» (205 тавыш), өченче урында – «татар мәктәбе» (99) һәм «ифтар» (90) сүзләре. Лидерлар арасына шулай ук «Камал театры» да керде.
Ел сүзен сайлау 2025 елда Татарстан медиакиңлеген анализлауны йомгаклау булды. Редакция төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында еш телгә алынган татар сүзләрен һәм сүзтезмәләрне сайлап алды. Исемлеккә «бала», «хезмәт хакы», «туган тел», «Камал театры», «лекторий», «Каюм Насыйри», «ифтар», «Идегәй», «татар мәктәбе», «ислам дөньясы» кебек сүзләр һәм сүзтезмәләр керде, дип яза «Татар-информ».
Фото: © «Миллиард татар»
