Радик Шәрәфиевтән яңалык: «Улым!»
Үзешчән композитор һәм популяр эстрада җырчысы Радик Шәрәфиев социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә күптән түгел генә дөньяга аваз салган улы Тимурга багышлап чыгарган җырын тәкъдим итте.
«Радик Шәрәфиев – «Улым».
Барлык музыкаль мәйданнарда!
Сүзләрен әнием Алсу Шәрәфиева иҗат итте.
Яңа елга тагын да бәхетле керәбез», – дип язган ул.
Радикның хатыны Динара да социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә әлеге җырның тарихы белән бүлеште:
«Әлеге җыр үзенең сәгатен 3 ел көтте. Радик аны 2022 елда ук язган иде. Мин әлеге җырны үзенең репертуарында калдырырга сорадым. Һәм менә, ниһаять, 3 елдан соң, әлеге җырның да вакыты килеп җитте. Тимур тугач, бу җырны күз яшьләреннән башка тыңлый да алмыйм. Бик матур бишек җыры!»
Җыр Радик Шәрәфиев көенә, Алсу Шәрәфиева сүзләренә эшләнгән.
