Түбән Кама районында юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
Татарстанның Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәте бүген 9.45 сәгатьтә Чистай – Түбән Кама трассасының 73 нче чакрымында булган. Чистай юнәлешендә барган «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажирының гомере өзелгән.
Һава торышы начар булу сәбәпле, йөртүче идарәне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм KIA автомобиле белән бәрелешкән.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
