Салкында машинаны юаргамы-юмаскамы
Урамда бик салкын булганда машинаны юаргамы-юкмы, дигән бәхәсләр кайчак кышкы шиналар сайлау турындагы дискуссияләрдән дә ким түгел. Авто Mail автомобильне кышын юу турында аңлата.
Автомойка хуҗалары, юл реагентлары аркасында металлның тизрәк коррозиягә дучар булуы белән куркытып, кузов чисталыгын аеруча нык яклаучыларга ташламалар тәкъдим иткәндә, сервис белгечләре һәм химиклар бу мәсьәләгә башкачарак карый.
Кышын реагентларның зыяны еш кына арттырып күрсәтелә, шуңа күрә автомойкага артык еш йөрү кирәк түгел. Шулай да ике як фикерләрендә дә бераз дөреслек тә бар.
Тәгәрмәчләр астыннан очып чыгып, машинага утырган тоз, әлбәттә, кузовның гомерен озайтмый. Әмма аның зыяны кайчак арттырып бәяләнә. Ә менә нормаль киптерү һәм һава белән өрдерү булмаган очракта, автомойкадан соң калган суның тискәре йогынтысы, машинаны чираттагы җепшеклеккә кадәр пычрак-аксыл килеш калдырганнан да зуррак булырга мөмкин.
Салкында юуның куркынычы
Әгәр бу процедура урамда яки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү автомойкасының түбәсе астында, минус температурада башкарылса, металлга ябышкан кар, боз һәм катып калган пычрак лак-буяу катламы өчен наждак кәгазь сыман абразивка әверелә. Кузов буйлап щетка яки чүпрәк белән йөрткәндә, сез буяуда котылгысыз рәвештә тырналулар һәм уалулар калдырачаксыз.
Өстәвенә, өслекләр мизгел эчендә бозлану сәбәпле, пычракны тулысынча юып бетерү дә кыен була. Буяу өчен артык җылы су да зыянлы, бигрәк тә машинаны бокска керүгә үк юа башласалар. Температураның кискен үзгәрүе аркасында лак-бояу катламында яңа микроярыклар барлыкка килә, һәм искеләре киңәя. Бу – бигрәк тә искерәк машиналарда сизелә.
Шул ук эффект автомойкадан урамга чыккач дымның яхшылап сөртелмәвеннән дә була. Ярыкларда калган су туңганда киңәеп, буяуны эчтән «ерта». Ярыклардан, панельләрдән, фаралар һәм пыялалар кырыйларыннан куып чыгарылмаган тамчылар да, киңәеп, ярыклар барлыкка китерергә мөмкин.
Мәсәлән, оптика пластигында. Ә асма элементларына мул итеп сибелгән су шунда ук ката, һәм машина, тулысынча җылынганчы, элекке йомшак һәм шома йөрешен югалта.
Дым шулай ук тормоз механизмнарының эшен начарайта һәм нәтиҗәлелеген киметә, өстәвенә, ишек йозакларын бикләргә, ишекләрне ябышып каткан тыгызлагычлар белән «мөһерләргә» мөмкин.
Кайчан реагентлар куркыныч түгел
Мәктәп курсыннан билгеле: химик һәм электрохимик реакцияләрнең тизлеге турыдан-туры температура шартларына бәйле. Ә асылда металлның оксидлашуы булган һәм аның структурасын җимерә алган кузов коррозиясе -8 °C тан көчлерәк салкында диярлек туктый. Юлларга сибелгән химикатларның зыянлы тәэсире һава -5 °C ка кадәр җылынгач һәм аннан югарырак булганда яңадан көчәя.
Шуңа күрә металлга ябышкан тозны юып төшерүгә ихтыяҗ, гадәттә, термометр баганасы җепшеклек якынлашуын күрсәткәндә генә туа. Шулай да реагентларның да, гади суның да зыяны күбрәк ачык металл булган кузов участокларына яный. Шуңа күрә лак-буяу катламын тиешле карау автомобильне коррозиядән өстәмә рәвештә саклаячак. Аерым алганда, «каты балавыз» дип аталган состав белән эшкәртү.
Температура режимын саклагыз
Әгәр урамда -10 °C тан салкынрак булса, якындагы ябык типтагы стационар автомойкага мөрәҗәгать итү яхшырак. Кузовта микроярыклар барлыкка килмәсен өчен, су температурасы белән салкыннан килгән машинаның температурасы аермасы 20 °C тан артмаска тиеш. Иң яхшысы: юу алдыннан автомобильне бинаның эчендә кимендә 5-10 минут җылынырга калдыру файдалы.
Зәгыйфь урыннарны саклагыз
Юудан соң ишекләрнең ябышып катуы, тоткаларның бозлануы һәм ачу механизмнарының бикләнүе кебек нәтиҗәләрне киметү өчен, алдан ук барлык резинкаларны, йозак личинкаларын һәм петляларны махсус чаралар белән эшкәртегез.
Кузовны яхшылап киптерегез
Юудан соң, салкынга чыгар алдыннан, кузовны дымнан җентекләп сөртү генә түгел, ә йозакларны, көзгеләрне, ишек тоткаларын, петляларны, тыгызлагычларны, шулай ук кузов панельләре тоташкан урыннарны һәм пыялалар белән яктырткычларның кузовка терәлгән җирләрен һава белән яхшылап өрдерү дә кирәк.
Шулай ук автомойкадан соң машинаны ишекләрен, капотын һәм багажнигын ачык килеш 5-7 минутка салкында калдырырга мөмкин, шуның белән калган дым яхшырак кипсен өчен. Аннары берничә тапкыр ачып-ябып, салкында каткан су калдыкларыннан тыгызлагычларны бушатырга кирәк.
Тормозлар турында кайгыртыгыз
Урамга чыкканнан соң тормоз механизмнарын киптерергә кирәк: берничә тапкыр рәттән якынча 50 км/сәг кадәр тизләнеп, аннары 30 км/сәг кадәр кискен рәвештә тормозларга. Шулай ук, машинаны юганнан соң беренче тәүлектә урамда калдырганда, кул тормозына куймау яхшырак – ул туңып катмасын өчен.
