2026 елда пенсионерлар өчен федераль яшәү минимумы билгеле
2026 елда пенсионерлар өчен федераль яшәү минимумы күләме 16 288 сум була. Бу турыда РИА Новости Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панешка сылтама белән яза.
«2026 елга пенсионерның федераль яшәү минимумы 16288 сум тәшкил итә», – дигән Панеш.
Депутат ассызыклаганча, төбәкләр үз суммаларын билгели, аларга карап, өстәмә түләү күләме чыгарыла.
