Кышын машина йөртүчеләр өчен гади киңәшләр
Кыш карлы һәм шактый салкын булганда, хәтта тәҗрибәле машина йөртүчеләр дә кыенлыклар белән очраша. Аларга начар һава торышы һәм суыклар белән ничек көрәшергә, шулай ук машина салонында яки багажнигында нәрсәләр булырга тиешлеген Авто.майл сайты искә төшерә.
Күз күреме яхшы булсын
Барысы да машинаны кардан һәм боздан чистартудан башлана. Щетканы артык көч белән кулланырга ярамый – бу лак-буяу капламын тырнарга мөмкин. Һәм, әлбәттә, алгы тәрәзәне «дворниклар» белән боздан «сөртеп» чистартырга тырышмагыз – резинкаларны бозачаксыз.
Кыргыч – скребок кулланыгыз, ә ул булмаса, мәсәлән, пластик карта да ярый.
Шулай ук алгы тәрәзәгә шунда ук максималь җылы һава өрдермәгез – кайбер очракларда җылы һава агымыннан пыяла чатнарга мөмкин (инде кимчелекләр булса – бигрәк тә).
Суыкларда юлларны реагентлар белән эшкәртәләр. Шуңа күрә, тәрәзәләрне чистарту өчен, катмый торган югыч сыеклык алып кую хәерле. Әгәр ул барыбер катса, теләсә кайсы сәүдә үзәгенең җир асты парковкасына яки автомойкага кереп була.
Урамнан кергәндә пыялалар һәм көзгеләр парланырга мөмкин – алдан ук җылыту һәм өрдерү төймәләрен басып куегыз.
Әгәр «дворниклар» пыяла өстендә пычракны сылап кына таратса, туктап, аларны хәрәкәтләндереп карагыз – кайчак крепежлары туңып, щеткалар пыялага нык терәлми башлый.
Кискен маневрлардан сакланыгыз
Проблема юлның тайгак булуында гына түгел – кискен хәрәкәтләр автомобильне тотрыксызландырырга мөмкин. Салкын двигательне артык йөкләргә ярамаганын барысы да белә, суыкта барлык резина детальләр дә ката, майлар куера, шуның аркасында подвеска катылана, ә тизлек тартмасы начаррак эшләргә мөмкин. Шуңа күрә беренче минутларда машинаны интектермәскә кирәк.
Автоматик тапшыру тартмасын «D» режимында берникадәр вакыт басып торып җылытырга мөмкин. Аннары кискен тизләнүләрдән һәм тормозлаулардан сакланырга, юлга игътибарлы булырга кирәк – туңган амортизаторлар һәм сайлент-блоклар тирән чокырларны яки юл тоташмаларын яратмый.
Кышын автомобиль белән идарә итү үзенчәлекләрен белү
Кышын иртә караңгы төшә, шуңа күрә, сезон башланганчы ук, барлык яктырту приборларының төзеклеген тикшерергә кирәк – лампочкаларны карап, кирәк булса, алыштырыгыз.
Шулай ук кышын «дворниклар» чистартмый торган зоналар зурая, хәрәкәт иткәндә, моны да исәпкә алырга кирәк.
Кар чистарту техникасы карны юл читләренә этеп чыгара, ләкин еш кына ул хәрәкәт полосаларында да кала – түбән температурада кар катып, җитди куркыныч тудыра. Андый «утрауларга» зур тизлек белән керергә ярамый – бамперга, хәтта подвескага да зыян килергә мөмкин.
Моннан тыш, карны бер ягы белән эләктерсәң, автомобиль әйләнеп китәргә мөмкин. Полосалар арасында да кар көртләре кала – полоса алыштырганда мөмкин кадәр шома, газны кискен арттырмыйча хәрәкәт итәргә кирәк.
Ерак юлга чыкканда кирәк-яракларны үзегез белән алыгыз
Торак пунктлардан еракта күңелсез хәлгә юлыгу ихтималы бар. Шуңа күрә озын сәфәрләргә алдан ук әзерләнү яхшырак, бигрәк тә машина күп йөри торган трассалардан читкә чыгарга туры килсә: запас тәгәрмәчнең һавасы бармы – тикшерегез, насос яки компрессор алыгыз.
Багажникка җылы киемнәр салынган сумка, киез итекләр, шулай ук кимендә 1 тәүлеккә җитәрлек азык-төлек салу мөһим. Әгәр маршрутта АЗСлар кимендә һәр 200 километр саен очрамаса, ким дигәндә 10 литр ягулыклы канистра да алу артык булмас.
Һәм, әлбәттә, моңа кадәр машинаны күтәргечтә тикшереп, сыеклыклар агып чыкмыймы, төрле резин детальләрнең – шланглар, пыльниклар, сальникларның – торышын карау яхшы.
Һәм, әлбәттә, чын суыклар өчен тагын да җитдирәк әзерлек кирәк булачак: антифризны халыкта «арктик» дип аталганына алыштыру, радиаторларга очып кергән һаваның көчле суытуын киметү өчен винил «намордник» кую хәерле, ди тәҗрибәле йөртүчеләр.
