Төмән татарлары Сазъяк авылларына кышкы юл ясауга сөенә: «Юл асфальт кебек!»
Көннәр салкынаеп, Тубыл округы, Күкрәнде, Ләчек авыллары ягындагы баткак сазлар катып, транспортлар үтәрлек булу белән, бу авылларга кышкы юл салынды. Шул сәбәпле, Тубыл округы башлыгы Андрей Ходосевич ярдәмчеләре белән Кутарбитка авыл җирлегенең ерактагы торак пунктларында булды, дип яза Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасы.
Делегация составында, шулай ук, башлыкның беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Алексей Носов, округ Думасы рәисе урынбасары Альберт Апсатаров һәм территориаль бүлек җитәкчесе Светлана Каммерцель эшләде. Сәфәрнең максаты – кышкы юл төзү, төзекләндерү, юл билгеләрен урнаштыру буенча башкарылган эшләрнең нинди дәрәҗәдә барышын тикшерү һәм контрольдә тоту иде.
Быел Бобово – Күкрәнде – Ләчек юлында кышкы автомобиль юлын төзекләндерү эшләре Кутарбитка авылының «Данилов» крестьян хуҗалыгына ышанып тапшырылды. Бу вазифага Михаил Даниловның хезмәткәрләре зур җаваплылык белән тотынды. Сазлар кату белән, авыр техника әлеге ерак торак пунктларына юлны актив «таптый» ук башлады.
Машина йөртүчеләр уңай үзгәрешләрне күреп өлгереп, әлеге шатлыклы хәбәрне телеграм-каналдагы «Авылдашлар» төркемендә: «Юл асфальт кебек!» – дип яздылар.
Бу шатлыклы хәбәр турында белешеп, Ләчек авылы старостасы Каюм Алеевка шалтыраттык.
Ул: «Бүгенге көндә авылга җиңел автомобильләр генә түгел, зур машиналар да керде. Юлларны быел Михаил Даниловның крестьян хуҗалыгы үз карамагына алуы безнең өчен бик отышлы. Чөнки моннан берничә ел элек алар бу эш буенча үзләрен бик җаваплы оешма итеп таныттылар. Һава торышына карап, кирәкле техникалары эшләде.
Аннары: «Яуган карны җиргә төшермичә эшләделәр», – дип, берничә ел искә алып сөйләде халык. Без «Данилов» хуҗалыгының җитәкчесенә, барлык хезмәткәрләренә башкарган хезмәтләре һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерәбез!» – дип хәбәр итте.
Форсаттан файдаланып, әлеге сәфәр вакытында Андрей Ходосевич командасы авыл халкы белән очрашты, Ләчек авылында төзелүче яңа башлангыч мәктәп төзелешенең барышын тикшерделәр һәм Күкрәнде авылында мәктәп-интернаттагы шартларны бәяләделәр.
Алар кышкы юл торышына аерым игътибар бирде, берничә кисәтү булды, аларны бетерүгә, төзәтүгә подрядчы округ башлыгының шәхси контролендә кереште. Андрей Ходосевич әйтүенчә, һәрбер ерак территория мөһим. Төп принцип – проблемаларны күрсәтү генә түгел, ә оператив рәвештә аларны хәл итү юлларын бергәләп табу, контрольдә тоту һәм нәтиҗәгә ирешү. Бу юнәлештә округ башлыгы эшне дәвам итәчәген белдерде.
Чыганак: «Яңарыш», Рәүфә Кангазина
