Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Декабрь
2025

Үзәк банк Казанның Игенчеләр сарае сурәтләнгән яңа 1000 сумлык купюраны күрсәтте

0

Үзәк банк матбугат конференциясендә 1000 сум номиналлы яңа банкнотны тәкъдим итте. Аны регулятор рәисе урынбасары Сергей Белов күрсәтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Фото: © Россиянең Үзәк банкы сайты

«Яңа банкнотны ясаганда без үз тавышларын биргән гражданнарыбызның фикерләрен исәпкә алдык», — ди ул.

Банкнотның алгы ягы үзгәрешсез калган — анда Түбән Новгород Кремле сурәтләнгән. Бераз уңда шәһәрнең заманча стадионы урнашкан. Банкнотның арткы ягы яңартылган Анда Идел елгасы, аның аша Саратов автомобиль күпере, суда — «Метеор» теплоходы сурәтләнгән. Уң ягында — Казандагы Игенчеләр сарае.

«Банкнотлар билгеле бер вакыт аралыгында яңартылып торырга тиеш — алар заманча күренсен өчен генә түгел, ә ялган акчалардан саклану максатыннан да», — диде Белов, яңа купюрада саклану элементлары көчәйтелүен өстәп.

Искәртеп үтәбез: Россия Банкы 2023 елның октябрендә 1000 һәм 5000 сум номиналлы ике яңартылган банкнотны тәкъдим иткән иде. Берничә көннән соң Үзәк банк 1000 сумлык купюраны чыгаруны вакытлыча туктатуын хәбәр итте (ул киң әйләнешкә кермәде). Чыгаруны туктату сәбәпләре рәсми рәвештә әйтелмәде, әмма банкнот дизайны төрле мәдәни символларның булуы һәм булмавы турында кызу бәхәсләр уятты.

1000 сум номиналлы банкнот Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль округына багышланган. Алгы якның төп сурәте (ул үзгәрешсез) — Түбән Новгород Кремленең Никольск манарасы. Арткы ягында исә Казандагы Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Казан Кремле территориясендәге Сөембикә манарасы, Уфадагы Археология һәм этнография музее сурәтләнгән иде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net