Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Июнь
2024

Гаилә корырга теләүчеләр өчен дога кылу үрнәге

0
Гаилә корырга теләүчеләр өчен дога кылу үрнәге

Кукмара мәдәрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә гаилә корырга теләүчеләр өчен дога кылу үрнәге тәкъдим итте.

Динебез өйрәткәнчә, Адәм балаларын нәрсә генә борчыса да, нинди генә мәсьәлә уйга салса да, иң элек Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп дога кылырга кирәк. Бу язмада «улым әле һаман өйләнмәгән» яки «кызым тормышка чыкмыйча ялгыз калыр микән?» дип хафаланган ата-аналар өчен дога кылу үрнәге бирелә. Шул язманы кыскартып тәкъдим итәбез.

Моның шундый хикмәте дә бар: мөбарәк хәдисләрнең берсендә «ата-ананың баласы өчен кылган догасы кабул булмыйча калмас» дип әйтелә. Әмма шунысын да онытмаска кирәк: дога белән мөрәҗәгать иткәнче, ата-аналарга белеп һәм белми кылган гөнаһлары, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләре өчен Аллаһтан гафу үтенергә, ягъни тәүбә-истигъфар кылырга кирәк.

Биредә ата-аналар өчен дип китерелгән доганы бераз үзгәртеп, яшьләр үзләре дә гаилә кору үтенече белән Аллаһка мөрәҗәгать итә ала.

Тагын бер киңәш – әгәр дә туганнарыгыз, таныш-белешләрегез арасында олы Хаҗга китүчеләр бар икән, аларга да хәлне аңлатып, Гарафәдә сезнең өчен дога кылуларын сорагыз, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм белдергәнчә, «Гарафәдә кылынган дога – кабул».

Яше җиткән баланың никахлануын, гаилә коруын сорар өчен ата-аналар өчен дога кылу үрнәге

«Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн...

Йә Раббым! Йә шәфкатьле, рәхимле, мәрхәмәтле Аллаһ! Ихлас дога кылып, Синнән генә ихлас күңелемнән сорыйм! Үзеңнең олуг фазыл вә Рәхмәтең белән минем бәндәчелек белән кылган гөнаһларымны, яшьлек, юләрлек, җәһиллек белән эшләгән хата-ялгышларымны гафу ит! Йә Раббым! Үземне, әти-әниемне, әби-бабаларыбызны – бөтен нәселебезне кичереп, гөнаһларыбызны ярлыка...

Йә Аллаһ, йә Кәрим! Син олуг һәм бик юмарт, шуңа күрә Синнән генә сорыйм һәм гозеремне әйтеп, ялварам... Йә Раббым... Минем яше җитеп тә әле өйләнмәгән улым фәлән улы фәләнгә (кияүгә чыкмаган кызым фәлән кызы фәләнгә) хәерле, бәрәкәтле гаилә тормышы насыйп ит! Аңа хәерле хәләл җефете булырлык иманлы, тәүфыйклы, күркәм холыклы, сәламәт бер бәндәңне юлына чыгарып, кавышуларын насыйп итсәң иде! Ул егет (кыз) тәртипле гаиләдән булып, үзе дә әхлаклы, белемле, инсаф, күзне һәм күңелне сөендерерлек әдәп һәм кыяфәткә ия булсын иде, йә Раббым! Йә бер Аллаһ! Аларны Адәм гәләйһиссәләм белән Һаваны, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм белән Хәдичәне, Йосыф гәләйһиссәләм белән Зөләйханы кавыштырган кебек мәхәббәт белән татулыкта берләштерсәң иде! Гаилә тормышларын бәхетле, бәрәкәтле итеп, һәр яктан сәламәт балалар үстерергә насыйп кылсаң иде аларга, йә Раббым! Үзебезнең дә, балаларыбыз белән оныкларыбызның да тәүфыйк-һидәят юлында булуларын насыйп әйләп, чын мөэмин-мөселман булып яшәүләрен насыйп ит, йә мәрхәмәтле Раббым!

Йә Раббым! Син Кадир, Син Юмарт, Син Шәфкатьле һәм Рәхимле! Синнән башка бернинди көч һәм бернинди дә куәт юк. Синнән генә сорыйбыз, Сиңа гына тәвәккәллибез, фәкать Синнән генә ярдәм өмет итәбез...

Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин... Әәмиин», диелә әлеге текстта.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Реализуем самую масштабную программу благоустройства улиц


Спорт в России и мире
Москва

Схема движения транспорта временно изменится на западе Москвы из-за велогонки


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Уимблдон. 3 июля. Алькарас сыграет вторым запуском, Медведев и Синнер выйдут на Центральный корт


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Совфед одобрил закон о создании парковок для электромобилей с зарядными устройствами





Путин в России и мире
Москва

Семья Кравцовых с 18 детьми приедет в Москву в полном составе


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко поздравил народ США с Днем независимости




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве заявили, что Зеленский не даст интервью Такеру Карлсону


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

Дирекция по качеству АО "Желдорреммаш" посетила локомотивостроительные заводы ТМХ



Москва

День 4 июля стал в Москве самым жарким с начала лета

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net