Добавить новость
123ru.net
«Высокогорские вести»
Июль
2016
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хәтер эзләреннән

Чыпчык урта мәктәбенең дива фойесында 25, 30 ел элек мәктәп тәмамлаучылар очрашты. Ихлас җылылык, соклану һәм күңел түрендәге шатлык белән алар уку елларын, мәктәп шаянлыкларын һәм дуслыкларын искә алдылар.

“Нинди генә авыр юл булмаса да, килүегез өчен бик зур рәхмәт, мәктәп сезне бик көтте”- нәкъ менә шундый сүзләр белән тантаналы чара, мәктәп тәмамлаучылар кичәсе башланып китте.

Җыелган кунакларны сәламләү сүзе белән Чыпчык авылы башлыгы Илшат Зиһаншин мөрәҗәгать итте:

- Сезне чынлап та шушы түгәрәк дата белән котлап китәсе килә. Шулай ук сезне укыткан укытучыларны да котлыйсы килә. Кызганычка каршы, арабызда күп укытучылар юк, ләкин калганнары белән сез әлеге очрашуда күрешеп сөйләшә аласыз. Кем хәзерге вакытта Чыпчык авылында тора, үзгәрешләрне күргәнсездер: балалар бакчасын, мәктәпне төзекләндердек. Шулай ук 5 ел арасында христиан гыйбадәтханәсе, мәчеттә барлык конфекцияләр(әзер киемнәр) ачтык. Барыбыз да бергә дус-тату яшибез. Сезгә әлеге очрашуда яхшы гына аралашырга, әйбәт кенә концерт караугызны телим.

Шулай ук әлеге очрашуда мәктәп тәмамлаучыларның яраткан укытучылары да булды. Алар бергә булган хатирәләрне искә төшерделәр. Чыпчык урта мәктәбенең завучы Гөлнара Фәйзуллина, барлык килгән кунакларны бәйрәм белән- мәктәпкә “кире” әйләнеп кайту белән котлады һәм мәктәпнең казанышларына игътибар итте.

- Мин әле дә без укыткан укытучыларны хәтерлим. Мин мәктәптә эшемне Хисамиев Сирен Карамович белән башладым. Ул 1991-1993 елларда мәктәп директоры иде. Аннары, 1993-1996 елларда мәктәп җитәкчесе итеп Хәкимуллина Эльмира Мәхмүт кызы билгеләнде. Хәзерге вакытта ул рус телле балаларга татар телен укыта. Һәр ел саен аның укычылары предметлы олимпиадаларның

муниципаль турларында призлы урыннар яулыйлар. Һәм менә инде 20 ел буе безнең мәктәпне алып бара оста оештыручы, җитәкче- Гыйльфанов Шамил Камил улы.

Безнең мәктәптә иң куандырганы- мәктәп тәмамлаучыларыбыз үзебездә укытучылар булып эшлиләр. Миңа да, мәктәпне тәмамлаучы буларак, укыткан укытучыларым белән эшләргә туры килде. Мин аларга осталык, акыллы фикерләр өчен рәхмәт әйтәсем килә. Һәрвакыт укытучыларымнан ярдәм, таяныч хис иттем. Шулай ук билгеләп үтәсе килә,мәктәбебез тәмамлаучылары туган җир, мәктәп исемен аклап эшлиләр. Чыпчык урта мәктәбе укучысы исемен лаеклы йөртәләр.

25-30 ел элек алар укучылар иде, башкалар кебек укыдылар, шаярдылар, бер-берсенә булыштылар. Алар әле дә бик дус, ләкин инде тормыш тәҗрибәсен алганнар. Әлеге кичәдә аларга үзләренең алтын вакытка әйләнеп кайтырга уникаль мөмкинлек бирделәр. Чыпчык урта мәктәбе Гыйльфанов Камил кичәне яшьлек белән оештырды: кичәдә катнашучларны сәхнәгә чакырып, аларга медаль тапшырды. Шулай ук Шамил Камил улы быел аның үзенең дә 2 юбилей буласын әйтеп үтте: берсе Ямаширмә мәктәбен бетергәнгә 35 ел, һәм икенчесе Чыпчык урта мәктәбененең җитәкчесе булганга 20 ел.

Элеккеге класс җитәкчесе Гөлсинә Абдулова мәктәп тормышында күңелгә тигән мизгелләрне искә төшерде һәм элеккеге укучыларына рәхмәтләрен белдерде.

- Минем каршымда кечкенә, сөкемле балалар торганын хәтерлим, ә хәзер инде кайберләрен таныдым, ә кайберләрен юк. Сез гаилә корып җибәргәнсез, олы булгансыз. Үзегез үк әти-әни булгансыз, ә кайберләрегез хәтта дәү әни һәм дәү әти. Мин сезгә уңышлар, аяз күк һәм, иң мөһиме, нык сәламәтлек телим.

Үз чиратында, укытучыларга мәктәпне тәмамлаучылар исеменнән дә рәхмәт, җылы сүзләр әйтелде.

Марина Сәфиуллина, Чыпчык урта мәктәбенең 1986 елгы чыгырылыш укучысы: Мин әле дә мәктәп елларын хәтерлим һәм ул елларга кире әйләнеп кайтасым килә, чөнки безнең бик дус, бердәм сыйныф иде. Без әле дә бик дус. Безнең искиткеч

укытучылар иде. Без һәрвакыт табигатькә походларга йөрдек, класста чәй эчүләр була иде.

Андрей Овчинников, Чыпчык урта мәктәбенең 1991 елгы чыгарылыш укучысы: -Онытылмаслык. Кызыктыргыч һәм онытылмаслык . Дөрес, уку сәбапле, борчылулар да булды, шул ук имтиханнар, зачетлар, ләкин барыбер, барысы да әйбәт була иде. Яхшы укып чыктык, әйбәт кенә аерылыштык, һәм менә 25 ел узгач, мушкетерлар кебек җыелыштык.

Концертта катнашучылар үзләренең чыгышлары белән бер-берсен алмаштырып кына тордылар. Зал кушылып, кул чабып утырды. Кичәдә бик күп кунаклар, авылдашлар булды, ә иң кечкенә караучылар биюдән туктамадылар.

Һәр ел саен Чыпчык урта мәктәбе яңа укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны якты чырай белән каршы ала. Һәр укучы беренче сыйныф укучысыннан чыгырылыш сыйныф укучысына кадәр бусаганы үтә. Һәрбер сыйныф бик озак еллга кадәр хәтердә кала һәм мәктәпнең чыгарылыш укучылары аны искә алган саен гына, ул яшиячәк.

 

Наилә ГАТАУЛЛИНА, Фәнүзә СИРАҖИЕВА






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net