23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш кысаларында тагын 10 ел өстәделәр
![23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш кысаларында тагын 10 ел өстәделәр](https://gdb.rferl.org/35084624-ed56-4fa0-92cf-cd3cefe9dfb2_cx0_cy50_cw0_w800_h450.jpg)
Инде утырган елларын исәпкә алып, аңа тагын 27 ел утырырга туры киләчәк, шуның беренче җиде елын - төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы төзү, анда катнашу, аны финанслау, һәм террорчылыкны интернетта ачык рәвештә аклау маддәләре нигезендә гаепләнде.