Зөлфәт Зиннуров икенче кызына кем дип исем кушкан?
- Нинди хисләр кичерәсең дип? Беренче бала туган вакыттагы кебек ялкынлы хисләр юк, аңлап, аек акыл белән кичерә торган хисләр. Җаваплылык бермә-бермә артты. Зәлия (олы кызлары) бик сөенә әлегә, алга таба да көнләшмәс дип уйлыйм. Гөлназның хәлләре әйбәт, Аллага шөкер. Баланың авырлыгы 3570 грамм, буе 53 см. Исемен Зифа дип сайладык.