Главные новости Самары
Самара
Май
2016

Наил ГАТИН: СУЛАР ҮРГӘ АКМАСА ДА...

0
Ерак бабаларыбыз башкала­бызны бер ягыннан Кабан күлләре тезмәсе һәм Болак ерма­гы, икенче ягыннан боргаланып аккан Казансу, ә арырак җәйрәп аккан тирән һәм киң Идел белән әйләндереп алынган калку җирдә төзи башлаган.
 
Сулар үргә акмый, диләр. Ә менә 1804 елда ачылган Казан университетының тәүге студен­т­­ларыннан берсе, күренекле урыс язучысы С.Аксаков, үзенең истәлекләрендә Болак суының ике якка таба да агуы турында яза: «Водополье озера Кабана, по особому положению его местности, очень замечательно. Кабан, в который стекается множество весенних ручьев со всего города и соседних окрестностей, очень рано оттаивает от берегов и спускает излишнюю воду по Булаку в реку Казанку, а потом вышед из берегов, разливается, Казанка становится выше его уровня, Булак принимает обратно мутные и быстрые волны этой реки, Вол­га же, разливаясь всегда позднее всех меньших рек, снова, заставляет переполненные воды Каба­на, опять по Булаку, устремляться в Казанку».
 
Мондый манзара Казансу елга­сы бассейнында көчле яңгырлар булганда, җәй айларында да күзәтелгән; шулай итеп, яз һәм җәй айларында Кабан күлләрендә су аз дигәндә ике мәртәбә алышынып торган. Менә шундый сирәк очрый торган табигать күренеш­ләре бик борынгы заманнардан алып, Куйбышев ГЭСын төзегәнчегә кадәр, күлләрдәге су сыйфатын балыклар үрчерлек, шәһәр халкы көймәләрдә йөзеп, коенып, ял итәрлек дәрәҗәдә тәэмин итә алган. Үткән гасырның 50 нче еллары башында, көймәләрне вакытлыча биреп тору пунктлары күлнең Суконный бистәсе ягында да, каршы ягында да эшләп тора иде әле.
 
Шәһәрнең түбәнге өлешен дә Куйбышев сусаклагычы суын ба­судан саклый торган дамба төзелгәч, Кабан күлләре суларының табигый алышыну юлы ябыла. Норма буенча, ГЭС  табигать  хәлен начарландырса, Минэнерго аны алмаштыру чараларын күрергә тиеш. 
 
Килеп туган вәзгыятьтә күлләрнең суын элеккеге дәрәҗәдә саф тоту, аларны агымсулы күлләргә әверелдерү юлы белән генә ирешү мөмкинлеге ачыклана.
 
Моны гамәлгә ашыру өчен Югары Кабан күле тирәсендә, Кабан күлләре суы күләменнән ике мәртәбә дә ким булмаган су чыганагы кирәк була (бу сан әле КФУ галимнәре тарафыннан анык­ланыр дип уйлыйм). Ул тирәдә шәһәрнең чистарту корылмалары эшләп тору сәбәпле, Куйбышев сусаклагычы суының сыйфаты Кабан күлләренекенә караганда начаррак. Башка су чыганагы булмау сәбәпле сыйфатлы суны җир астыннан чыгарырга кирәклеге аңлашыла.
 
Димәк, Минэнерго җир асты суларын чыгару корылмаларын төзергә, ул корылмалардан Югары  Кабан күленә кадәр суүткәргеч  төзергә һәм дамба буенда насос көйләү өчен җаваплы, шулай ук кирәк кадәр суны җир астыннан чыгару һәм Болактан Казансу елгасына чыгару өчен озак еллар буена даими рәвештә энергия белән тәэмин итү дә Минэнерго хисабына гамәлгә ашырылыр­га тиеш була. (Бу энергиянең күләме,  ГЭС тарафыннан, Казансу бассейныннан килгән су хисабына эшләнгән энергиядән кимрәк булачак).
 
Чынлыкта бу чаралар өлешчә генә үтәлә: Болакның түбәнге өлеше күмелә, дамба буендагы дренаж насос станциясенә кадәр 545 метр озынлыгында җир асты суүткәргече уздырыла. Бу чаралар язгы ташу суларын Казансу елгасына чыгару мөмкинлеге генә бирә.
 
Кабан күлләре суының сыйфаты күзгә күренеп бозыла, балыклар юкка чыга, су сасый башлый. Кызык, СССР Минэнергосы вәкилләре (алар үзләре заказчы, үзләре үк подрядчик та иде) СССР Госстрое нормасы белән санлашмаска ничек тәвәккәлли алды икән?! Бәлки, алар, ниндидер сәбәп табып, ул вакыттагы шәһәр җитәкчелегенә басым ясап, аларны килештерә алгандыр. Кыскасы, бу һаман да башкарылмый калган эш булып кала бирә. Чөнки соңгы берничә дистә еллар дәвамында Кабан күлләре һәм Болак ярларын төзекләндерүгә, күлләрне зем- с­нарядлар белән чистартуга һәм тирә-юньдә урнашкан предпри­ятиеләрнең пычрак суларын күлләргә агызуны туктатуга ка­рамастан, су өсте һаман вак яшел суүсемнәр белән каплана бара, балык үрчеми, ул суда коенырга тәвәккәлләүчеләр дә күренми.
 
Димәк, моннан элекке заман­нарда күлләрдә суның алмашы­нып торуы мөһим роль уйнавы, СССР Энергетика министрлыгы эшләми калдырган эшләрне хәзерге РФ Энергетика мини­стрлыгы үз хисабына эшләп бетерергә тиешлеге раслана.
 
Җир асты су чыганагын табу мәсьәләсенә килгәндә геолог­лар, бик борынгы заманнарда Идел елгасы хәзерге Лаеш һәм Спас районнары аша, арырак Изгир елгасы юнәлешендә хәзерге Иделгә параллель рәвештә Самара укасына (Самарская Лука) агып төшкәнлеген   ачыклаган. Ә гидрогеологлар Идел елгасының элеккеге юлында, аның Мишә елгасының уң ягын­дагы өлешендә генә дә башкала­бызны чиста су белән тәэмин ит­әрлек сыйфатлы су чыганагы бар­лыгын аныклаган. Аның шәһәргә якынрак өлешендә Кабан күлләрен агымсулы итәрлек су барлыгы шик тудырмый һәм аны ачыклау зур чыгымнар да таләп итми.
 
Куйбышев ГЭСы сусаклагычы Казансу елгасын да бик нык үзгәртә. ГЭС төзелгәнче, Казан­су тугаендагы әрәмәле болынлыклар башкалабызның бизәге булып торса, ГЭС төзелгәч, ул  елга тугайлары сусаклагыч ас­тында калды. Җәй айларында су­саклагычта су кимегәндә, ямьле тугайлар урынында ләм утырган, күңелгә ятышсыз күренешләр ачыла. ГЭС проектында суны җәй айларында бер биеклектә тоту өчен, Явыз Иван сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәл янында аз сыйдырышлы судноларны үткәреп җибәрә торган шлюзлы дамба төзелергә тиеш була. Нор­маны үтәмәгән өчен, ул чордагы законнар буенча катгый җәзага тарту куркынычы булуга карама­стан, дамба төзелми кала. СССР Энергетика министрлыгы вәкил­ләре Госстрой нормалары белән санлашмаска ничек җөрьәт итте икән?!
 
Дөрес, дамба төзүнең зыянлы ягы да бар. Шлюз урнашкан урыннан кала аның башка өле­шендә су хәрәкәте кими, һәм анда елга алып килгән бөтен шакшы җыелу сәбәпле, суның сыйфаты начарая.
 
Миңа, Ленинградны су басудан саклый торган дамба төзелгән ел­ларда, Петродворецка метеор белән барырга туры килгән иде. Фин култыгы ягыннан көчле җил исмәү сәбәпле, дамбадагы шлюз­лар ачык булуга һәм Нева елга­сының суы тоткарлыксыз Балтыйк диңгезенә агып торуга карамастан, метеор тоташ чүп-чар йөзгән болганчык  суны ерып барды. Ул елларда бу хакта күп язылды. Санкт-Петербург­ның чис­тарту корылмаларында җыелган калдыкларның махсус мичләрдә яндырыла башлавы ту­рында да хәбәрләр булды. Нева буенда, Петербургтан югарырак урнашкан торак пунктларда да мөһим чаралар күрелгәндер, мөгаен, чөнки тора-бара шау-шу тынды, хәзер хәлләр җайланган­га охшый.
 
Дамба төзү сәбәпле, Нева култыгындагы хәлләр кабатланмасын өчен, Казансу елгасы бассейнында барлык мөһим чаралар күрелергә тиеш.
 
1997 елда Казансу елгасын яңадан торгызу һәм аның су җыю мәйданында хуҗалык эшләрен һәм игенчелекне экологик нигездә алып бару програм­масы төзелгән иде. Анда каралган чаралар­ның иң мөһимнәрен саныйк.
 
- Казансу елгасының су җыю мәйданында (аны икенче төрле Казансу бассейнында дияргә мөмкин) 5 районның 69 хуҗалы­гы урнашкан. Алардагы сөрү җир­ләренең 70 проценты төрле дәрәҗәдәге юдырылуга дучар ителгән һәм ул бүгенге көннәрдә  дә дәвам итә. Аны киметү өчен басуларда өстәмә буйурманнар (урман полосалары) утырту карала. Аларны җир эшкәртү юнәлешен күрсәтеп торсын өчен, рельеф горизонтальләренә параллель итеп утырту мөһим. Бу очракта буразналар сөзәклеккә гел аркылы булачак. Әлеге чаралар эрегән кар һәм яңгыр суларының  яртысына якынын җиргә сеңдерергә булыша, туфракның юдырылуын һәм аңа кертелгән минераль һәм органик ашламаларның елгаларга юылып төшүен 4 мәртәбә киметүгә ки­терәчәк;
 
- Елга һәм инешләр буенда көтүләр йөртүгә чик кую, күмәк һәм аерым хуҗалык терлекләрен җәй айларында яшел азык белән тәэмин итү өчен 10,8 мең гектар мәйдан­да сугарулы көтүлекләр бул­дыру карала;
 
- Казансу елгасының һәм аның кушылдыкларының ба­шында, язгы ташу суларын то­тып калу өчен, мелиорация­нең гөрләп үскән елларында төзелгән 35 буага өстәп, тагын 75 буа төзергә кирәк булачак. Аларда җыелган су көтүлекләрне су­гару өчен файдаланылачак һәм балык үрчетү мөмкинле­ге бирәчәк;
 
- Казансу елгасында һәм аның кушылдыкларында су тулып аксын һәм агым суны кислород белән баетсын, шу­лай ук зур бульдозерлар белән елга ярларын җимереп, һәр елны вакытлы буалар бу­уга чик кую өчен, 48 урында су күтәрү буалары (плотина­лар) төзү каралган. Алар баш­лыча элеккеге су тегермәннә­ре урыннарына туры килә. Шуларның 13ендә кечкенә ГЭСлар булачак;
 
- Ерганакларның ашалып баруын туктату өчен 484 гидротехник беркетү корылмала­ры төзеләчәк;
 
- Терлек фермаларында һәм машина паркларында җыел­ган пычракларны язгы ташу сулары елгаларга юдырып төшермәсен өчен, аларны 384 урында   дамбалар   белән әйләндереп алу карала;
 
- Башкала урамнарыннан агып төшә торган яңгыр сула­рын чистарту өчен 53 урын­да чистарту корылмалары, ел­ганың уң ягында, яңа үсеп чыккан кварталларда грунт суларының күтәрелүен чик­ләү өчен вертикаль дренаж төзү күздә тотыла.
 
Программаны төзүдә кат­нашкан КФУ галимнәре, анда каралган барлык чараларны тулысынча гамәлгә ашырган­да, Казансу елгасы суының сыйфаты ике мәртәбә яхшыра­чагын исәпләп чыгарган иде.
 
Берочтан, Идел суының күзгә күренеп начарая баруы сәбәпле, «Иделне яңартуның максатчан программасы» дип аталган Россия хөкүмәте кара­ры да гамәлгә ашырыла баш­лар сыман. Бу очракта Идел­нең үзенә һәм аның зур ку­шылдыкларына коя торган бихисап кечкенә елгаларны яңадан торгызу өчен Казансу эталон булып торачагын да искәртү кирәк, дип саныйм.
 
Бу чараларны гамәлгә ашыру хәзерге бәяләр белән якынча 2 миллиард сумга төшәчәк. Җәй айларында Казансу елгасында суны бер биеклектә тоту өчен төзелергә тиешле шлюзлы дам­ба төзү дә 2 миллиард сумнан ким булмас, мөгаен. 4-5 милли­ард сум - зур сан, әлбәттә. Шул ук вакытта ул чыгым фәкать Казансу елгасы бассейныннан килгән су бәрабәренә генә эшләнгән электр энергиясен сату хисабына да санаулы ел­ларда капланачак.
 
Дөреслекне дәлилләү өчен, нормаларга таяну өстенә, дамбаны проектлаштыру һәм төзү чорында эшләнгән бар­лык документларны архивтан табып, аларны җентекләп тик­шереп, аңлатмалар язып, төпле материал әзерләү кирә­клеге көн тәртибенә килеп баса. Иншаллаһ, бу - хәлдән килә торган эш.
 
Башкалабыз күзгә күренеп төзекләнә, матурая, пакьләнә. Шул гүзәллекләр шәһәр уртасында җәйрәп яткан су өстендә, көзгедәге кебек даими чагылып  торсын өчен, аларның да саф булуы зарур.
 





Загрузка...


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров
Самарская область

Врио главы Самарской области заявил, что не готов пересесть на Lada Iskra


Спорт в Самарской области
Самарская область

В ТРЦ «Звезда» проходит финальная игра 1/4 Центральной лиги КВН «Самара»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Александр Зверев

Зверев сыграет с Алькарасом в финале "Ролан Гаррос"


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Самарской области
Самарская область

В Тольятти будут производить суверенные ветроэнергетические установки





Путин в Самарской области
Самарская область

Кратко о новых назначениях и бесславном уходе прежних губернаторов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Самарской области
Самарская область

Из администрации самарского губернатора уволилась чиновница, которую Хинштейн обвинял в репостах расследований ФБК



Здоровье в Самарской области


Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Брановицкий

Приведем Клиентов на ваш Сайт, Покупателей на ваши Услуги и Товары, возможных посетителей ваших Мероприятий и Концертов!



Самара

С 10-го по 15-е июня в Самарской области будет стоять жаркая погода

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net