Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесе җиңүчеләре исемлеге чыкты
Казан шәһәрендә IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды. Әлеге бәйге татар мәдәнияте дөньясында яшьләрнең яңа сулышын һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган чара. Бәйге татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү нияте белән оештырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Финалга барлыгы 12 төбәктән 166 катнашучы арасыннан 7 егет һәм 7 кыз сайлап алынды.
«Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе җиңүчеләре
- Айзат Гайнетдинов (Яр Чаллы шәһәре) – Гран-при;
- Муса Нургалиев (Казан шәһәре) – 1 урын;
- Раушан Нигъмәтҗанов (Балтач районы) – 2 урын;
- Гадел Мәүлетов (Буа районы) – 3 урын;
- Рөстәм Сираҗиев (Казан шәһәре) – дипломант;
- Рәзил Галимуллин (Саба районы) – дипломант;
- Руслан Сөнгатуллин (Чистай районы) – дипломант.
- Регина Әхмәтҗанова (Баулы районы) – Гран-при;
- Зәринә Гыйбадуллина (Яшел Үзән районы) – 1 урын;
- Зәринә Гайфулла (Казан шәһәре) – 2 урын;
- Эльвира Халелова (Казахстан Республикасы) – 3 урын;
- Айгөл Әхмәтҗанова (Нурлат районы) – дипломант;
- Руфилә Асылгәрәева (Самара өлкәсе) – дипломант;
- Алия Әхмәтова (Свердловск өлкәсе) – дипломант.
