Главные новости Самары
Самара
Июль
2025

Быелгы Питрау: кайчан һәм ничек узачак?

0

«Ел саен бәйрәмгә җыелучы халык саны 50-60 мең була»

«27 нче ел рәттән республика күләмендә Питрауны уздырабыз. Беренче еллардан башлап, 27 ел буена мин оештыручылар арасында. Аның һәрбер элементының, һәркайсы мәйданчыгының үсешен хәтерлим. Мин бик горур, безнең район керәшеннәре – республиканың һәм, гомумән, Россиябезнең керәшен халкын, башка милләтләрне дә җыеп, бергәләп бәйрәм итә алуларына. Питрау – традицион бәйрәм. Миннән еш кына «быел нинди үзенчәлекләре була» дип тә сорыйлар. Мин әйтәм, иң беренче чиратта, ул – керәшен халкының җыены, туганннарны һәм дусларны барлап, җырлашып күңел ачу. Бердәмлек бәйрәме ул», – дип сөйләде Питрауга багышланган матбугат конференциясендә Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Ел саен бәйрәмгә җыелучы халык саны 50-60 мең була. Тамашачыларның төрле чыгышларны күрәсе килә. Быел, мәсәлән, 49 иҗат коллективы бәйрәмдә катнашырга теләк белдереп, теркәлү узды. Алар арасыннан 4 коллектив башка төбәкләрдән киләчәк. Районнарда керәшен ансамбльләре күп, шуңа күрә алар Питрауга килергә чират торалар», – дип белдерде спикер.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Рәис килүе көтелә

«Быел бәйрәмдә 10нан артык мәйдан булачак. Илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте: бу – Питрау бәйрәменең пролог өлешендә дә чагылышын табар. Прологка бәйрәмне ачу тантанасы ялганачак. Бәйрәмдә абруйлы кунаклар, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә. Төп мәйданнан бераз читтәрәк төрле як керәшеннәренең йорт-җирле мәйданнары тезелеп киткән булачак. Монда сез керәшен фольклор ансамбльләрен дә, ман йортын да, балалар өчен мәйданчыкны да күрерсез. Шулай ук «Димче почмагы», яшьләр мәйданчыгы, сәхнә, музей һәм керәшен кухнясы биналары эшләячәк», – дип дәвам итте сүзен Степан әфәнде.

Гомумән, программа күптөрле чараларга һәм мәйданчыкларга бай булачагын вәгъдә итәләр оештыручылар. «Димче почмагы»нда билгеле яучы Аграфена Васильева үз эшен алып барачак. Питрау тарихында биредә танышып, кавышып, гаилә коручылар да бар икән. Шулай ук Питрауда махсус хәрби операциягә багышланган «Ватан сакчылары» фотокүргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

«Питрау түгәрәк уены»н ел саен Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерли. «Түгәрәк уен»ның төп максаты – керәшен этник культурасын саклау һәм заманча төсмерләр өстәп яңарту. Быел «Питрау түгәрәк уены-2025» фестиваленә Татарстаннан – 46, шулай ук, Чиләбе өлкәсенең – Нагайбәк, Башкортстанның – Бакалы, Удмуртиянең Грахово районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән фольклор ансамбльләр килүе көтелә», – дип билгеләп үтте Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методика бүлеге мөдире, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Ирина Муллина.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Питрауның гүзәллек бәйгесе

«Керәшен чибәре» конкурсы 2003 елдан башлап уздырыла. Ул иң башта район күләмендә була торган бәйге иде. Хәзер инде республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге тырышлыгы белән оештырыла. Һәм шушы еллар дәверендә «Керәшен чибәре» титулына ирешкән 20 таҗлы кызыбыз бар. 2019 елда чибәрләр парады булды. Анда 2003 елдан башлап җиңгән кызлар катнашты. Агымдагы елда «Керәшен чибәре»ндә катнашырга теләүчеләрдән 15 гариза кабул иттек. Сайлап алу этапларыннан соң 6 кыз финалга чыкты. Быелгы Питрауда без 21 нче мәртәбә «Керәшен чибәре»н сайлаячакбыз», – дип сөйләде «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы баш мөхәррире Юлия Губина.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Финалга үткән кызлар Иннополиста әзерлек этаплары узган. Алар өчен биредә керәшен биюләре, җырлары һәм йолалары буенча мастер-класслар үткәрелгән.

Фото: © © «Татар-информ» архивы

«Кызлар конкурс барышында чыгыш ясыйсы күлмәкләрен алып килеп экспертларга күрсәттеләр. Белгечләр аларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. Шулай ук конкурсанткалар күмәк чыгышларын әзерләделәр. Милли киемнәрдән фотосессияләр уздылар. Әйтергә кирәк, мондый фотосессияләр – милли киемнәрне халык арасында, аеруча яшьләрдә тагын да ныграк популярлаштыра. Конкурс буенча Питрау вакытында финал була. Ул 7 сынаудан торачак. Визитка, йола, иҗади чыгыш, шулай ук видеоформатта «Ватан сакчылары» дигән бәйге дә була», – ди ул.

Губина әйтүенчә, быелгы «Керәшен чибәре»ндә булачак яңалык – кызлар алдан ук әзерләнмичә, сәхнәдә үзләре уйлап чыгарып такмак әйтәчәкләр. Нәтиҗәләр буенча республикакүләм һәм Мамадыш районының «Керәшен чибәре» билгеләнәчәк. Шулай ук номинацияләр нигезендә дә бүләкләү каралган.

  • Питрау бәйрәме чаралары 16.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Тантаналы ачылыш 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Оештыручылар, машина «бөкеләре» булмасынга, маршрутларын алдан ук уйлап, юлга иртәрәк кузгалу кирәклеген дә искәрттеләр.





Загрузка...


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров

Спорт в Самарской области

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Самарской области




Путин в Самарской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Самарской области


Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net