Главные новости Самары
Самара
Август
2015

Укытучы, остаз, энтузиаст

Укытучы, остаз, энтузиаст

Мәктәпләр барысы да директордан башлана! Нәкъ менә директор спектакль тудыручы режиссер  сыман, ә ул үзе сәхнәдә күренми дә. Аның  роле, административ булудан бигрәк, иҗади. Аның уңышка ирешүгә  булган  ышанычы оптимизм уята, үз көчеңә ышанырга мәҗбүр итә.

Равил Зөфәр улы Салиевның Пановка мәктәбенә җитәкчелек итә башлавына 27 елдан артык вакыт узып  та  киткән. Безгә  килгәнче үк укытучылар коллективына җитәкчелек итү  тәҗрибәсе зур булган аның. Ул Татарстанның Чирмешән районында  һәм Самара өлкәсен-дә мәктәп директоры булып эшләгән. Ул килгәч, Пановка мәктәбе яңа бинага  күчте – янгыннан соң аңа ике катлы торак йортны бирделәр. Аны чып-чын уку йортына әверелдерү өчен, яңа директорга  күп  көч  куярга туры килде. Стеналар, җиһаз, укыту-күрсәтмә әсбаплар гына яңарып калмады, тора-бара, түбә дә ремонтланды, котельный төзелде, су һәм газ кертелде.
Мәктәп  җитәкчесе өчен бу еллар нәрсәне аңлата соң? Бу – балалар тәр-бияләү, үз-үзеңне камилләштерү  һәм  бердәм укыту даирәсе  формалаштыру буенча даими һәм максатчан эш. Безнең директор өчен мәктәп – тормыш та, сәләт тә, шатлык та дисәк, бер дә арттыру булмас. Җитәкчелек итә башлагач ук, Равил Зөфәр улы үзенең осталыгын  һәм администратор буларак иң яхшы сыйфатларын  күрсәтте. Болар педагоглар коллективына үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүнең теләсә нинди мәсьә-ләсен хәл итәрлек тату һәм бердәм команда булып  җитлегергә мөмкинлек бирде.

Чын педагог, уку йортының директоры булыр өчен, шундый  булып туарга кирәктер, мөгаен.

Равил Зөфәр улы – белемле җитәкче, өстәвенә, авыл мәгариф  учреждениесе директоры да. Бер үк кешедә төрле һөнәр ияләренең – укытучы, методист, остаз,  икътисадчы, хуҗалык эшләрен башкаручының – үзара тату “яшәве” зур ихтирамга  лаек. Равил Зөфәр улы Салиев – нәкъ менә шундый җитәкче инде. Аның дәрте һәм энергиясе ташып тора, сәләтле педагогларны күрә белә, үзенең һөнәри җитлек-кәнлеген  күп  тапкыр раслаган кешеләрнең тәҗрибәсен хөрмәт итә. Димәк, педагоглар турында, алар тормышындагы реаль шартлар, аларның педагоглык  эшчәнлеге шартларын яхшырту турында уйлана.

Равил Зөфәр улы нәрсә өйрәтсәң дә, ничек өйрәтсәң дә ярый, диючеләрдән  түгел. Ул эшсез торырга яратмый, һәрвакыт нәрсәдер ясый, мәгълүмат һәм хокук базасын өйрәнә, эш программаларына  төзәтмәләр кертә, яңа методикалар һәм технологияләр белән таныша. Кыскасы, хәленнән  килгәннең барысын да эшләргә тырыша.

Ул җитәкчелек иткән 27 елда, аның армый-талмый эшләве, инициативасы, укытучылар коллективының тырышлыгы аркасында, иганәчеләр, ата-аналар комитеты ярдәме белән, Пановка мәктәбе техник  җиһазларга баеды, көнкүреш шартлары яхшырды. Бу сыйфатлы матди үзгәрешләр – хөрмәтле директорыбызның уңышлы эшләве нәтиҗәсе.

Нык гаиләсе бөтен педагоглык чорында Равил Зөфәр улының ышанычлы терәге һәм таянычы булып торды. Хәләл җефете  Саҗидә Зәки кызы  безнең мәктәптә география һәм биология укытучысы булып эшли. Ике  кызлары  Гүзәл белән Лилия  дә педагогик белемгә ия. Гаиләсендә Равил Зөфәр улы – яраткан ул, ир, әти һәм дәү әти.

Бик күп уңышлар, бүләкләр Р.З.Салиевның һөнәри эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Мәктәбебез алты ел буе “Ел  мәктәбе” конкурсында призлы урыннарны алып бара. Иң зур горурлыгыбыз – мәктәп яны участогы. Мәктәп  яны  участоклары смотр-конкурсында безнеке берничә ел призер булды, тәҗрибәләр үткәрүдәге уңышларыбыз да билгеләп үтелде. Уңышларыбыз арасында “Иң яхшы мәктәп ишегалды” район конкурсында  җиңүебез дә бар.

Укучыларның  сәламәт тормыш алып баруларына да Равил Зөфәр улы бик зур игътибар бирә. Мәктәп  ике ел рәттән “Район башлыгы олимпиадасы” дигән физкультура-сәламәтләндерү конкурсында җиңеп чыкты. Укучылар да, укытучылар да “Россиянең чаңгы юлы”нда алдынгы урыннарны яулый.

Равил Зөфәр улы үз коллективы педагогларының һөнәри  үсешен дә кайгырта. Укытучыларыбыз, конкурсларда катнашып, ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” һәм “Безнең иң яхшы  укытучы” грантларына ия булды.

Үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирү эшенә зур өлеш керткән өчен ул “РФнең гомуми белем  бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе (2001 нче елда),  Биектау муниципаль районы мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллардан бирле Равил Зөфәр улы бөтен көчен эшенә бирә: акыллы остаз да, җитәкче дә ул. Аның зур хезмәте бәяләп бетергесез. Илгә хезмәт  итүгә  никадәр көч, энергия  һәм ярату салынган бит! Хөрмәтле Равил Зөфәр улы, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә! Сезнең бай тәҗрибәгез, зирәклегегез, искиткеч эш сөючәнлегегез безгә  һәрвакыт ил-һам бирде һәм югары дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итте. Инде менә корабыгызның курсын үзгәртеп, аны гаиләнең тыныч причалына таба борыр вакыт та килеп җитте. Сезгә нык сәла-мәтлек, муллык, күңел түрендә йөрткән хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!  
Пановка мәктәбе коллективы.






Загрузка...


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Спорт в Самарской области
Самарская область

В ТГУ наградили участников олимпиады «Звезда»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в финал турнира WTA-125 в Париже, обыграв Грачёву


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Самарской области
Самарская область

Дело заведено на главу Волжского за 2 тыс. захоронений на землях лесного фонда





Путин в Самарской области
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о качественном росте отечественного автомобилестроения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский заявил, что обеспокоен заявлениями республиканцев в США


Навальный в Самарской области


Здоровье в Самарской области


Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

«Ты мне не понравилась!»: Мария Погребняк вспомнила знакомство с Ольгой Бузовой в студии «Шоу Воли» на ТНТ



Самара

Победил искусственный интеллект: в Поволжье подведены итоги конкурса "Вместе в цифровое будущее"

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net