Главные новости Ржева
Ржев
Сентябрь
2021

«Өч тапкыр үлем хәбәре килеп ирешкән…» (Сәлия Гарифуллина)

0
«Өч тапкыр үлем хәбәре килеп ирешкән…» (Сәлия Гарифуллина)

«Бабакаем, Зиннәтулла Зарифулла улы Зарифуллин турында әтием сөйләгәннәрдән генә ишетә беләм, — дип бәянли Әлфирә ханым. — Еллар узган саен, ул хатирәләрне кабат йөрәгем аша үткәрәм сыман. Дәү әтиемә кагылышлы теге яки бу мәгълүмат табу теләге көчәйгәннән көчәя генә бара. Бөртекләп дигәндәй җыела белешмәләр». …Инде бергәләп күз салыйк ерак еллар сәхифәсенә. Бүгенге мәкалә героебыз, Зиннәтулла агай Зарифуллин 1896 елда Башкортостанның Бүздәк районы Сәвәдебаш авылында дөньяга килгән. Колхозда хуҗалык кирәк-яраклары әзерләүче булып эшләгән. Тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып торган. Хәләле Миңлебикә белән биш балага гомер биргән. Булганына куанып, сабыйларың белән чөкердәшеп, яшә генә… Кызганыч, каһәрле сугыш барына да үз төзәтмәләрен кертә. Илгә кара кайгы ябырыла. Ир-егетләр бер-бер артлы фронтка китә тора. Зиннәтуллага да чират җитә. 1942 елның февралендә Бүздәк хәрби комиссариатына чакыру ала. Аннан ары… Гаиләсенә бер-бер артлы өч тапкыр үлем хәбәре килеп ирешә! Ничекләр түзгәндер Миңлебикә, ни рәвешле баскандыр бу кадәр дә хәсрәтне… Нишлисең, бөтен ил күтәргән кайгы. Ялгызы түгел ич, нарасыйларын аякка бастырырга, ачлык-ялангачлыктан курчалап калырга кирәк. Ярый әле, төп ярдәмчесе — Сабиты бар. Хушлашканда әтисе әйткән сүзләр һаман булса колагында яңгырый сыман Сабитның: «Улым, син иң олысы, гаилә башлыгы булып каласың, бөтен җаваплылык синдә!» Сынатмый малай, тырыша, өлкәннәрчә җитди, төпле фикер йөртә. Холык-фигыле дә олыларча, тәвәккәллеге-кыюлыгы таш ярырлык. Шулай берзаман салкын февраль аенда авылга Ленинградтан качаклар килеп төшә. Күрсәгез ул бичараларны… Кайсының аягында җиңел туфли, бер ишесе юп-юка оектан. Шәһәр халкы! Качакларны йорт борынча таратырга, урнаштырырга кушалар. Миңлебикә түти аяк терәп каршы тора: «Өемә марҗа кертәсем юк!» - ди. Менә шунда күрсәтә дә инде Сабит катгыйлыгын. «Мин гаилә башлыгы. Барысын да үзем хәл итәм», - дип кырт кисә. Тәки сүзендә тора. Валентина атлы яшь кенә бер хатынны өйләренә алып кайта. Өч яшьлек кызчыгы да була ханымның. Зарар юк, исән-имин яшәп китәләр… Аралаша торгач, Сабитның урысчасы да ярыйсы яхшыра. Валентина яшүсмерне гөмбә танырга-җыярга да өйрәтә. Авылда ул чорда әле күренмәгән, гадәткә кермәгән хәл. Тамак ялгарга менә дигән ризык икән лә ул гөмбә дигәннәре! Могҗизага бәрабәр вакыйга шаһиты да булырга туры килә ич әле Сәвәдебаш халкына. Валентинаның ире хәрби очучы икән, Түбән Тагилдан фронтка самолетлар озата бара. Форсаттан файдаланып, хатынына хәбәр сала: «Шундый-шундый вакытта, берничә минутка сезнең авыл тирәсендә самолетны утыртырмын, әзер бул». Тамаша кылырга бар авыл җыела, билгеле. Ис-акыллары китеп, олысы-кечесе очкычны күздән кичерә, тотып-тотып карый. Ә инде Валентина белән хәләл җефете, бер-беренә сыенган килеш, тын да алмый, кирәк сүзен дә табалмый кебек. Нибары биш минут була алар карамагында. Бәхет-сәгадәт тулы биш минут… Алгарак китеп булса да әйтик, сугыштан соң Сабит кайчандыр үзләрендә фатир торганнарны адрес өстәле аша эзләп таба. Валентина ханым шатлыгыннан нишләргә белми, бик ачык каршы ала. Хәләле дә яудан исән-имин кайткан икән, генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән… Кылган изгелекне онытмый, үзләренә сыеныр урын биргән ерак татар авылы халкын истән чыгармый ленинградлылар. …Янә сугыш чорына әйләнеп кайтыйк. Инде 14 яшенә җиткән Сабитны Уфага ФЗОга җибәрәләр. Иртәнге якта укыйлар, аннан соң госпитальгә юлланалар үсмерләр. Яралыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр. Хат-мазар язалар, китап укыйлар, тәмәке көйрәтеп бирәләр… Көннәрнең берендә яшүсмергә хәрби табиб мөрәҗәгать итә: «Карале, син татар бугай бит. Безнең монда бер ир ята. Бөтенләе белән бинтларга уралган, авызы гына ачык. Тәне нык пешкән, җәрәхәтләнгән. Хәле бик авыр. Һичкем белән сөйләшми, стенага карап тик ята. Саташканда, „Бикә, Бикә!“ дип кычкыра. Эндәшеп кара әле үзенә татарча, бәлки сиңа ачылыр…» Тыңлый егеткәй. Теге яралы кырыена килә. «Саумысез. Ярдәм кирәкмиме сезгә? Хат язарга, тәмәке көйрәтергә…» Шулчак ир кисәк сискәнеп куя, үзен торгызып утыртырга куша. «Улым, кем син, кайдан? Әниең ни исемле?» - дип сорау артыннан сорау яудырырга керешә. Сабитыбыз һәммәсен сөйләп тә бирә. Бинтларга уралган ир кычкырып ук җибәрә: «Улым, Сабит!» Менә шул рәвешле очраша Әти белән Ул. Якыннарына инде үлем хәбәре килеп ирешкән Яугир һәм дә вакытыннан алда олыгайган Үсмер. Кочаклашып, туйганчы елашалар. Бөтен әрнүләре, сагынулары-зарыгулары түгелә сыман ачы-татлы күз яшьләре белән. Гаҗәеп хәлләр. Хәзерге килделе-киттеле сериалларың бер якта торсын. Тәкъдир шәхсән үзе яза шул искитмәле әсәрләрен, чынбарлыкка нигезләнгән повесть-романнарын… Вакыт үтә. Бераз тернәкләнүгә, Зиннәтулла агайны хезмәт армиясенә эшкә тәгаенлиләр. Тимер юлларны төзәтүдә катнаша ул. Тик… төзәлеп-бөтәшеп тә бетмәгән җилкәләре авыр шпалларны күтәргәндә үзәгенә үтеп сызлый, түзәрлек әмәл калдырмый. Ахырда улына ниятен ачып сала әти кеше: «Балам, башкача булдыралмыйм. Солдатларны жәллим. Үзем шпалларны ташый алмыйм. Фронтка китәм. Бер файдам тияр ичмасам». Шулай эшли дә. Рапорт бирә, үз теләге белән кабат ут-ялкын эченә барып керә. Бу юлы инде мәңгелеккә юллана… «Хәбәрсез югалды», дигән хәбәре генә килә якыннарына. Зиннәтулла Зарифуллин белән пехотада хезмәт иткән, сугыш кырларыннан туган якларга кайту бәхетенә ирешкән авылдаш ир исә түбәндәгеләрне бәянли: «Мин снарядлар артыннан киттем. Кире килсәм — безнең окоп бөтенләе белән күмелгән. Бер кеше дә шәйләнми. Зиннәтулла да юк. Менә шундый хәлләр…» Һәлак булганмы батыр, котыла алганмы-юкмы, билгесез. Бер фронтовик ветеран әйтмешли, билгесезлектән дә аянычрак хәл бар микән?! Кадерле кешеләренең кай тарафларда җирләнгәнен белүдән гаҗизләр генә аңлыйдыр ул халәтне. Сабырлыклар бирсен Ходай. …Беравык истәлекләрдән арынып, әңгәмәдәшем белән гаилә архивындагы видеоязманы карыйбыз. 2005 елда Әлфирәнең әти-әнисе алтын туйларын уздыра. Шул чакта оныклары төшереп алган кадрлар. Сабит ага югарыда бәянләнгән вакыйгаларны хәтерендә яңарта. Күз яшьләрен тыя алмый. Барын да кабат кичергәндәй тоядыр үзен. Сизелә, авыр, ифрат кыен аңа… «Ярый әле туй юбилеен видеога төшергәнбез, — дип көрсенә Әлфирә. — Гел тере, янәшәдә генә кебек әти-әнием. Урыннары оҗмахта булсын газизләремнең… Ичмасам, яшьрәк чакта әти-әнине күбрәк сөйләтеп, яздырып та калмаганбыз. Шул хәтле үкенәм хәзер». Кайсыбыз гына кабатламас икән лә әлеге ачынулы сүзләрне… Әмма язмыш дигәнең еш кына гаҗәеп бүләген ясый да куя адәм баласына. Аеруча теләге чиктән тыш көчле булганнарга шәфкатьледер ул. Бер ише фараз-уйлар гамәлгә ашучан, ди белгечләр, хактыр. Әлфирә мисалына гына тукталыйк. Дәү әтисе турында мәгълүмат табу хыялы беркадәр кабул була ич аның. Әтисенең тарих белән үтә кызыксынучан ике туганы берзаман хәбәр сала: «Без аны таптык!» - ди. Баксаң, Зиннәтулла Зарифуллин Ржевтан ерак та түгел туганнар каберлегендә җирләнгән икән. Хәбәрдарсыздыр, канкойгыч каты алышлар бара анда сугыш чорында. Танылган совет шагыйре Александр Твардовскийның тетрәндергеч юлларын хәтерли булырсыз: «Я убит подо Ржевом, В безымянном болоте, В пятой роте, на левом, При жестоком налете…» «Кан тулы елгалар, тау-тау үле гәүдәләр» (язучы Виктор Астафьев сүзләре) каплаган ул җирләрне. Ил азатлыгы өчен көрәштә үз-үзен аямаган, мәңгелеккә сугыш яланында ятып калган Ватан уллары һәм кызлары… «Ниләр генә булмый бу дөньяда, уйласаң, — дип ялгый сүз йомгагын хөрмәтле әңгәмәдәшем. — Шулай берчак танышым «Хәтер юлы» проектында якыннарын эзли икән. Искәрмәстән безнең фамилия күзенә чалынган. Шунда ук миңа җибәрде әлеге мәгълүматны. Укыгач, үземә-үзем ышанмый торам. Исем-шәрифләре, туган елы-төбәге, фронтка алынган вакыты — һәммәсе тап килә! «Гамәлдән чыгу сәбәбе — 1943 елның октябрендә хәбәрсез югалган», диелгән. Ә менә бер-ике ел элек туганым яңа хәбәр белән шатландырды. Бабамның исем-шәрифләре Мәскәүдәге Хәрби Дан Музееның Хәтер Китабында теркәлгән! Үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешкән моны туганым. Юк, хәбәрсез югалмаган газизебез. Батырлар исемлегендә урын алган. Тулы хокук белән горурланып әйтә алабыз хәзер бу хакта!» Әлбәттә, моның белән эзләнүләр тукталмаячак, дәвамын табачак. Әлфирә ханым Ржев якларына юлланырга ниятли. «Туганнар каберлегендә барча һәлак булганнар каршында баш ияргә, дәү әтием белән сөйләшергә теләгем. Туган як туфрагын алып барачакмын… Их, әтием булса иде янымда, туйганчы гапләшер иде бабакаем белән. Гомер буе тырыш-намуслы хезмәт куйганын, Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәнен, сөекле хатыны белән озын-озак, тату яшәгәнен сөйләр иде. Әнкәе Миңлебикәнең балалары тәрбиясендә көн күрүен, оныкларын сөяргә-карашырга өлгерүен дә хәбәрләп куандырыр иде. Хыялда гына шул… Миңа сөйләргә туры килер барын да. «Борчылма, тыныч йокла, бабакаем, — диярмен. — Ун оныгың (мин — иң олысы) исән-имин, оныкаларың бихисап. Зарифуллин фамилиясе һаман булса яши, югалмый! Мирасчыларың якты истәлегеңә моннан соң да тугры калырга омтылыр. Иң мөһиме — хәзер синең кырыеңа килеп йөри, кабереңә чәчәкләр сала алачакбыз… Әйткәндәй, дәү әтиемнең бер кызы әле исән, Чакмагышта яши. Очрашып, җентекләп-тәфсилләп сорашырга кирәк барысын үзеннән. Әлегә соң түгел…» Әйе, соң түгел. Киләчәк буыннарга мирас булып ирешсен хатирәләр. Һәлак булганнар тормышка ашмаган хыял-өметләрен, уй-хисләрен, яуланмаган үрләрен исәннәргә васыять итеп калдырган. Нәкъ Твардовский язганча: «Я вам жизнь завещаю, – Что я больше могу?.. Завещаю в той жизни Вам счастливыми быть. И родимой отчизне С честью дальше служить…»






Загрузка...


Губернатор Тверской области Игорь Руденя
Тверская область

По поручению губернатора Игоря Рудени для Кашинской ЦРБ будет приобретён новый рентгенодиагностический комплекс


Спорт в Тверской области
Тверская область

В Твери в рамках спартакиады регионального спортивного общества «Динамо» прошли соревнования по троеборью


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Азаренко не смогла выйти в 1/16 финала открытого чемпионата Франции по теннису


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Тверской области
Тверская область

Очевидцы смогли заснять в Осташкове редкое природное явление – пылевой вихрь





Путин в Тверской области
Тверская область

Многодетная мать из Тверской области поблагодарила Путина поддержку семей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

БЕЛТА: Лукашенко и Путин обсудили представительство России на параде в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

НАТО оказалась не готова к войне с Россией. Тайное соглашение США и Киева: Враг нацелился на Белгород - источники


Навальный в Тверской области


Здоровье в Тверской области


Частные объявления в Ржеве, в Тверской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певец

Певец Сергей Лазарев купил квартиру для диско-бабушки в Сыктывкаре



Ржев

По тылам Великой Отечественной. В Ревде побывали участники автопробега Брест — Сургут — Брест 

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net