«Бер улы СВОда, икенчесе китәргә әзерләнә»: Бер гаиләдән өч контрактчы
Казанда яшәүче Рамил хәрби хезмәткә 22 ел гомерен багышлаган. Ул – 5 бала атасы. Пенсиягә чыккач, өйдә утырмый, махсус хәрби операциягә китә. Авыр яраланганнан соң өенә кайтаралар, ул вакытта аның урынын уллары ала. Егетләр әтиләре хезмәт иткән часть белән контракт төзегәннәр.