Эстрадада янә җыр гаугасы: «Блогер булуыннан файдаланып, миңа карак исеме такты»
Татар эстрадасындагы җыр бүлешүләр гадәти хәлгә әйләнеп бара. Хәзер моның белән беркемне шаккатырып булмаса да, ни кызганыч, артистларның күбесе җыр тирәсендәге буталчыклардан файдаланып калырга, киң мәйданчыкларда сөрән салырга, бер-берсенә гаеп ташларга ашыга. Гәрчә, җырны сатып алганда авторлык килешүе төзеп, яки инде мондый хәлдә калган очракта җыр авторы белән элемтәгә кереп, барысын да тыныч хәл итү мөмкинлеге булса да.
Чираттагы гауга «Ике учак» җыры тирәсендә чыкты. Шушы арада җырчы, баянчы Нияз Сафиуллин бу җырга көй язып, аны халык игътибарына тәкъдим итте. Ул бу шигырьне моннан ике ел элек меңләгән җырлар авторы Айдар Минһаҗевтан сатып алган. Ләкин интернет киңлекләре аша үзенең әлеге җырның беренче башкаручысы булмавына төшенгән. Блогер, үзешчән җырчы Ирек Шәехов бу җырны инде ике ел буе җырлап йөри икән.
«Ике ел җырлаган җырымны кешегә биреп җибәрәсем килми»
Бу хакта иң беренче булып, шәхси сәхифәсендә Ирек Шәехов сөйләде.
Җәмәгать, мин шокта. Социаль челтәрләрне актарып утырганда ике ел элек яздырылган «Ике учак» ( Риваль Хисматуллин көе, Айдар Минһаҗев сүзләре) дигән җырым килеп чыкты. Бер абзый: «Яңа җыр яздым, мондый җырның әле булганы юк», – дип сөйләп утыра. Көен генә үзгәрткән дә, «яңа җыр чыгардым», ди. Минем башкаруда җырның: «Җиткән чакта гомер уртасы», - дигән урыны бар иде. «Әле гомер уртасы җитмәгәндер», - дип, көй авторы белән без аны: «Яраттырып ике учакны», - дип үзгәрттек.
Монда ике генә вариант кала - минем җыр бу абзыйның төшенә кергән дә, уянгач, ул шул сүзләргә җыр язган яки Айдар Минһаҗевның сүзләрен урлаган», - дип сөйләде Ирек үзенең «подписчикларына».
Соңрак Ирек Шәехов Нияз Сафиуллин белән элемтәгә керүен әйтеп, чираттагы видеосын яздырды.
Нияз белән сөйләшеп, барысына да ачыклык керттек. Нияз минем моңа кадәр күргән, белгән кешем түгел, дөресен әйтәм. Аның да: «Ике ел элек бу шигырьне Айдар абый миңа биргән иде», - дип әйтәсе килә. «Нигә аны чыгармыйча шулай озак сузып йөрдең?» - дидем. «Вакыт булмады, чыгара алмадым», - ди. «Чыннан да, бу шигырьне алам дигән смсларың, чекларың бармы?» - дип сорадым. «Минем язышканнар бар, әмма мин сиңа скриншот җибәрмим», - диде. Ә миндә Риваль Хисмәтуллинның Айдар абыйга: «Бу җыр Ирек Шәеховныкы була», – дип язганнары бар.
Айдар абый шигырьне Ниязга да биргән булып чыга. Ә ул аны сатып алганмы? Кайчан алган? Шуны ачыклап бетерәсе бар. Әлегә уртак фикергә килә алмадык. Аның да «задний» бирәсе килми, минем дә ике ел буе җырлап йөргән җырымны болай гына кешегә биреп җибәрәсем килми, - дип өстәгән видеода Ирек.
«Бу бит инде яла ягу, суд аша хәл итә торган әйбер»
Нияз Сафиуллинның исә, җырын башка кеше башкарудан бигрәк, үзен «бур» дип атауларына, яла ягуларына күңеле төшкән. Нәкъ менә шул сүзләргә басым ясап, Нияз Сафиуллин «Интертат»ка мөрәҗәгать итте.
Ирек Шәехов дигән Актаныш блогеры мине җыр урлауда гаепләп видео яздырган. Мин бу шигырьне Айдар Минһаҗевтан 2024 елның 18 мартында алган идем. Ялгышлык беләнме икән, белмим, шигырь әлеге блогерга да барып эләккән. Җырны Риваль Хисмәтуллин дигән композитор Айдар абыйдан 27 март көнне алган. Миннән 9 көнгә соңрак! Күпмедер вакыт узгач Иреккә саткан.
Ә мин бу шигырьгә әле күптән түгел генә көй яздым. Аранжировкасы әзер булгач, халыкка тәкъдим иттем. Мин, гадәттә, башта иҗатымны яратучыларның фикерен белешәм, аннан соң гына җырны чыгарам. Халыкка ошамаса, яздырып та тормыйм.
Минем белән элемтәгә керүен сорап, Ирекнең директына хат яздым. Ул минем хатны укыды, ләкин шалтыратмады. Шул арада, үзенә хайп ясар өчен, мине караклыкта гаепләп, видео да чыгарып куйган. Бу бит инде яла ягу, суд аша хәл итә торган әйбер. Төптән уйламыйча, минем белән элемтәгә кермичә, үзенең блогер булуыннан файдаланып, миңа карак исеме якты.
2 ел элек чыгарган икән ул җырны, нигә моңа кадәр популяр итмәгән? Мин бер куплет яздыргач та халык күтәреп алды. Әле ул миңа нигә җырны алу белән көй язмадың дип тә шелтә белдерде. Мин исә җырны кайчан язасым килә, илһамым кайчан килә, шул вакытта гына язам.
Бәлки бу вакыйга блогерга интернетта контент җыю өчен кирәк булгандыр. Әгәр дә бу җырның инде чыкканлыгын белгән булсам, шигырен алган булсам да, мәшәкатьләнеп көй язып, аранжировкаларга акча түкмәгән булыр идем.
Посты янындагы комментарийларның барысын да укыдым. Кемдер: «Нияз җырлый белми, гармунда гына уйнап йөрсен», – дип әйткән. Кемдер матур сүзләр язган. Минем шуны гына әйтәсем килә: «Эт өреп тора, бүре йөреп тора». Исән-сау, матур яшәргә язсын.
Барлык эстрадада эшләүче дусларыма бу хәл сабак булсын иде. Ниндидер җыр язар алдыннан авторлар белән утырып сөйләшергә кирәк. Ә блогерларга шуны әйтәсем килә: ниндидер видеоны интернетка куяр алдыннан, җиде кат үлчәп, бер кат кисегез. Шул очракта гына алар уңышлы булачак, - дип сөйләде безгә Нияз.
«Авторлык килешүе мең җырымның утызына гына төзелгәндер»
Бу очракта җыр авторына карата да сораулар килеп туа. Нигә бер үк шигырь ике җырчы кулына төшкән? Мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп, Айдар Минһаҗевка шалтыраттык.
Ике ел элек булган хәл бит инде, дөресен әйткәндә хәтерләмим. Кайвакыт болай була - җырчы шигырь язып бирүемне үтенә. Язып бирәм. Бер-ике атна җавап көтәм дә: «Ничек, ошадымы, алырга уйлыйсыңмы?» - дип сорыйм. «Ошап бетмәде, кирәкми, кешегә бир», - дип әйтәләр. Бәлки бу очракта да шулай булгандыр, мин аны шуңа икенче кешегә биргәнмендер. Кемгә нәрсә биргәнемне, түләү-түләмәүләрен язып бармыйм, хәтерләмим.
Минем ул Ирек Шәехов дигән кешенең күргәнем дә, ишеткәнем дә, телефоннан сөйләшкәнем дә юк. Композитор Риваль Хисмәтуллин: «Җырны син миңа бирдең», – ди. Ул Ирек Шәеховка саткан булып чыга. Нияз: «Сез аны аларга кадәр миңа биргән идегез», - ди. Чынлап хәтерләмим.
Җырларны бушка алмыйлардыр бит, Айдар абый? Түләү ничек башкарыла соң, чеклары да калмыймы?
Нинди чек калсын инде... Нияз, бәлки, «наличка» белән биргәндер. Хәтерләмим бит.
Интернетта барысына да шаулап алырга сәбәп булды инде бу җыр бүлешү.
Шулай диләр шул, мин үзем интернетны карап бармыйм. Гомумән, җыр яратмыйм мин, концертларга да йөрмим. Егермегә якын «Алтын Барс» сыны алдым. Берсен дә алырга бармадым. Җырларны да сорасалар гына язам. Тик торганда язып, җырчылар артыннан «сиңа кирәкме» дип йөргәнем юк.
Бу очракта да, Нияз әле аны чыгармаган. Теге егет инде ике ел элек чыгардым дип әйтә, ди. Мин кем җырласа да каршы түгел, хет 100 кеше җырласын. Килешү төземәгәнсең дип әйтәселәре килә инде. Минем меңнән артык җырым бар. Шул мең җырымның бер утызына гына төзелгәндер авторлык килешүе. Салаватта да, Габделфәт Сафинда да бар җырларым. Үземнең беркемгә дә килешү төзик дип йөргәнем юк, - диде Айдар Минһаҗев.
«Шигырь ул көй язылгач кына җырга әйләнә»
Әлеге гаугага карата үзе дә күп җырлар авторы Наил Табанаков та үз фикерен белдерде.
Ирек Шәехов дигән блогер, җырны урлаган дип, Нияз Сафиуллинга видеомөрәҗәгать яздырган. Мондый хәлләр була. Минем фикерем шундый - шигырь ул көй язылгач кына җырга әйләнә. Текст көйсез берничек тә җыр була алмый. Айдар Минһаҗев икегезгә дә биргән ул сүзләрне. Икегезнекен дә тыңладым. Икегезнең ике төрле җыр. Миңа Ниязныкы күбрәк ошады, заманча эшләгән.
Мин дә җырлар авторы. Мәсәлән, Фердинанд абый Гайсин сүзләренә язылган «Эзләп тап» дигән җырыма ничә еллардан соң легендар композитор Фирзәр Мортазин да көй язды. Аны Илшат Вәлиев башкарды. Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган «Юллар чатында» җырын Фәрит Таишев җырлады. «Умырзая» җыры минем башкаруда да, Вадим Захаров башкаруында да бар. Болар гади генә мисаллар, саный башласаң, бәлки, күбрәктер дә.
Нияз Сафиуллин җырны урламаган, алай дип уйламагыз. Иреккә шуны гына әйтәсем килә. «Син, язылучылар җыям, дип, пиар йөзеннән эшләгәнсеңдер бәлки моны. Җырла син дә, җырласын Нияз да. Һәр җырның, һәр артистның үз тамашачысы була», - дигән ул.
