Добавить новость
123ru.net
Новости по-русски
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Белгеч балаларга Яңа елга сыйфатлы татлы бүләк сайларга өйрәтте

0

Бәйрәм алды чорында кибет киштәләренә татлы конфет, мармелад, шоколадларның ниндиләрен генә тезмиләр. Купшы тартмаларга тутырылган Яңа ел тәм-томнары яныннан балаларга түгел, зурларга да узып китү авыр. Татлы күчтәнәчләрсез Яңа ел бәйрәмен күз алдына китереп тә булмый. Баланың сәламәтлегенә зыян китермәс өчен, сыйфатлы татлы бүләкне ничек сайларга соң? Бу хакта балалар нутрициологы Алиса Басаева сөйләде, дип яза «Аргументы и факты».

Нинди тәм-томнар сайларга?

Беренче чиратта, табигый продуктлар сайларга тырышырга кирәк. Киптерелгән җимешләр, җиләкләр, бераз бал яки составында какао күп булган сыйфатлы кара шоколад организмга артык зыян китермәячәк.

Өйдә әзерләнгән десертлар да яхшы вариант булачак. Әти-әниләр, төрле буягычлар, тәмләткечләр һәм трансмайлар кулланмыйча, яхшы составлы ризык әзерли ала. Мәсәлән, шикәрсез натураль йогуртка җиләк-җимешләр, әйтик, бер кашык туралган күрәгә салсаң, ул бик тәмле десертка әйләнә.

Нинди баллы тәм-томнарны алмаска?

Кибеттә сатыла торган конфетлар, карамель, вафли, печенье һәм мармеладларда һәрвакытта да диярлек шикәр, сироплар һәм ясалма өстәмәләр күп. Пирожное кебек десертларда, кагыйдә буларак, шикәр һәм трансмайлар катнашмасы була. Мондый ризык ашаудан балага тамчы да файда булмый. Әти-әниләргә баллы һәм газлы сулар белән аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Мондый эчемлекләр кандагы шикәр күләмен кинәт күтәрә, ә сусауны басмый. Әгәр бәйрәм көнендә баланың бик каты баллы су эчәсе килсә, бераз гына эчәргә рөхсәт итәргә кирәк.

Составтагы нинди ингредиентларга игътибар итәргә?

Бөтен баллы әйбер дә зыянлы түгел. Ләкин кайвакыт ризыкның составында сәламәтлек өчен шактый куркыныч ингредиентлар очрый. Шуларның кайберләре:

Баллаткычлар. Глюкоза-фруктоза сиробы, кукуруз сиробы, инверт сироп. Бу ингредиентлар ризыкны тәмле һәм арзанлы итә, ләкин балада кариес, артык тән авырлыгы, канда глюкоза арту һәм баллыга нык тартылу китереп чыгара. Бала организмы өчен мондый йөкләнеш яхшы түгел.

Ясалма буягычлар. Ачык кызыл, сары, алсу төстәге конфетлар бик матур күренә, әмма бу төсләрне бик сирәк очракта гына табигый продуктлар ярдәмендә китереп чыгаралар. «Кызыл 40», «сары 5», «102» кебек буягычлар аллергия китереп чыгарырга, баланың игътибарлылыгына һәм ярсып китүчәнлегенә тәэсир итәргә мөмкин. Консервантлар, тәм көчәйткечләр һәм ароматизаторлар да еш кына балада аллергия китереп чыгара. Ризыкның төсе никадәр куерак, ә тәме көчлерәк булган саен, бу продуктта химия булу ихтималы югарырак.

Трансмайлар һәм маргарин печенье, вафли, конфет эчлегендә еш була. Бу майлар авыр үзләштерелә, йөрәк-кан тамыры системасына өстәмә йөкләнеш китерә. Балалар өчен майлар составы мөмкин кадәр аңлаешлы булган ризыклар сайлау яхшырак.

Сөт алмаштыргычлар һәм куерткычлар. Балалар өчен йогуртларда, кремнарда һәм глазурьлы сырокларда сөт маеның стабилизаторлар һәм ароматизаторлар өстәлгән арзанлы аналоглары булырга мөмкин. Карап торышка бу ризык натураль булып тоелса да, аның файдасы юк.

Баллы ризыклар сатып алганда үтәлергә тиешле төп кагыйдә – ингредиентлар исемлеге мөмкин кадәр кыскарак булырга тиеш. Составта таныш һәм аңлаешлы сүзләр күбрәк икән, мондый ризыкны тыныч күңел белән алырга була.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net