Главные новости Перми
Пермь
Октябрь
2014

Агыйделле, Караиделле Башкортостан

0

Баксаң, ызандаш күрше Башкортостанда Агыйдел генә түгел, Караидел елгасы да ага.
Иделләрнең “агы” аны Татарстан белән бүлеп тора, “карасы” төньягындарак урнашкан.
Актаныштан  китеп, берничә минут паромда Агыйделне кичәсең һәм син Башкортостанда. Иң кызыгы ярның бу ягында сәгать көндезге унике булса, аргы якка чыккач курыкмыйча аның укларын төгәл 120 минутка алга җибәрергә кирәк – башкорт дуслар бездән алдарак яши. Ә Татарстанның Баулы районыннан китеп, Ык елгасы аша Башкортостанга чыксаң, күперне узуга сәгать алга китә.
Әлеге республикада татарлар бик күп. Яңавыл, Дүрт-өйле, Яркәй, Борай, Кызыл Кама,  тагын бик күп кызык исемле районнарда милләттәшләребез мыжлап тора. Хәзерге җитәкчелек астында аларга яшәве ул кадәр читен түгел, ә менә тоташ башкортлаштыру елларында эш хәтта кызык хәлләргә барып җиткән: бер гаиләдә, бер атадан, бер анадан туган балаларның милләте кайсының татар, кайсының башкорт дип яздырылган. Шулай да җирле татарларда башкорт чалымнары бар: алар күрешкәндә “исәнмесез” урынына с хәрефен “югалтып”, “һаумысыз” дип эндә-шәләр, кымыз эчәләр, атлар яраталар һәм бик моңлылар. Татарстанда иң популяр җырчылар булып танылган Салават Фәтхетдинов Башкортостанның Пермь крае белән чикләш-кән Тәтешле районының Аксәет авылыннан. Җырчы ел саен туган авылында зур Сабантуй үткәрә, ди-ләр. Хәния Фәрхи – Салаватның якташы, шулай ук Тәтешледән, Нәфкать Нигъмәтуллин – Яңавылдан, Хәмдүнә Тимергалиева – Борайдан, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар – Чакмагыштан, Әлфинә Әзһәмова – Кызыл Камадан. Бу районда безнең Түбән Камага аваздаш Нефтекама шәһәре бар. Анда нефтьчеләр яши.
Башкортостанның юллары безнекеннән кайтышрак, ә менә авылларындагы чисталык шунда ук күзгә чалына. Биредә йортларның диварлары да, тәрәзәләре дә бер яссылыкта итеп ясыйлар. Шуңа күрә безнең өчен сәеррәк тоелалар. Урамнар киң түгел. Өйләр алдында утын әрдә-нәләре дә, ком-таш өемнә-ре дә күрмәссең. Чирәм генә үсеп утыра. Тагын игътибарны җәлеп иткәне кибетләр өстендә элмә такталар күбрәк башкортча язылган. “Азык-түлек”, “Дарыухана” татарлар яшәгән урыннарда да азык-төлек кибетләре, аптекалар шулай билгелән-гән. Республиканың кайсы гына почмагына барып чыкма, сине “Башкортостаным – яраткан ягым!” кебек патриотик рухта язылган плакатлар озатып кала.
Башкорт кардәшләрдән начар яшәмибез, анысы хак, ләкин менә балаларны бакчага йөртү өчен азрак түлибез, кирәк чакта уенчыклар сатып алырга, үзара килешеп, 1000әр сум җыябыз, дигәч. Көнләшү-емне яшерә алмадым.
Башкортостанның Татарстанга якын урнашкан ягы тигез рельефлы, төньякка табан таулар – Бәләбәй калкулыгы, Свердловск өлкәсенә табан Урал башлангычы. Биек таш диварлар авылларны җил-давыллардан саклап утыра сыман. Якында урнашкан Караиделнең суы кара димәс идем. Картада аның рәсми исеме Уфа елгасы. Ул Башкортостанда башлангыч ала һәм, чикне узып, Свердловск өлкәсен-дә дә ага. Риваятьләргә караганда,  борын-борын заманда бер батыр егет үзенең чем кара төсле атын яманнардан саклап, тау куышлыгына яшергән булган. Аны күрергә кеше-ләр килгән, ләкин таба алмаганнар. Чапкын исә ялгызлыктан тилмергән. Көннәрдән бер көнне ярсып тоягы белән тау-ташларны актара башлаган һәм шуннан ургылып су чыккан. Карабүз ат Агыйделгә кадәр шулай барып җиткән. Шул рәвешле Караидел елгасы барлыкка килгән, диләр. Ул хәзергә-чә “ак” туганы ярларын туендыра.
-Мәскәүгә барган идем, Башкортостаннан, дигәч, юрталарда яшисезме, дип кызыксындылар. Юк, матур өйләребездә, дус-тату итеп яшәп ятабыз, - дип әйттем дип сөйләде сәфәр тәмамланганда биредәге яңа танышым.
Аның белән килешмичә булдыра алмыйм.
Илсөяр
 ҖАМАЛОВА






Загрузка...


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

Спорт в Пермском крае

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Пермском крае




Путин в Пермском крае

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Пермском крае


Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net