Главные новости Перми
Пермь
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

0

17 апрельдә Татарстан Диния нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашучыларны һәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул әлеге конкурсның татар вәгазьчеләре өчен мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.

– Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: «Һәм син, әй Мөхәммәд галәйһиссәлам, Раббыңның юлына хикмәт һәм яхшы вәгазьләр белән чакыр», – дип әмер итә. Чөнки сүз белән кешене терелтергә дә, юкка чыгарырга да була. Шуңа күрә безнең өстебездә – зур вазифа: кешеләрне Аллаһ Раббыбызның хак юлына сабырлык һәм күркәм сүз белән чакыру. Гайшә анабыз: «Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренең холкы Коръән иде», – ди. Дәгъвәт кылабыз икән, сөйләгәнебезне үзебез аша үткәреп, башкаларга да җиткереп, аларның Раббыбызның хак юлына басуларына сәбәпче була алсак иде.

Конкурска барлыгы 200 дән артык гариза килде. Шулар арасыннан 40 вәгазь финалга узды. Төрле яшь категориясендә барлыгы 26 вәгазьче бүләкләнде. Катнашучыларның географиясе дә киң: гаризалар республикабызның Менделеевск, Тукай, Апас, Буа, Балтач, Яшел Үзән районнарыннан тыш, Мәскәү шәһәрендә, Пермь, Пенза өлкәләрендә яшәүче мөселман кардәшләребездән дә килеп иреште.

Бәйге ике этапта оештырылды: беренче этабы – 2025 елның 15 февраленнән 1 октябрьгә кадәр уздырылды. Сайлап алуда катнашу өчен чыгышны видеоязма рәвешендә оештыручыларның почта тартмасына җибәрергә кирәк иде. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы кысаларында игълан ителү сәбәпле, вәгазьләр Ватанга мәхәббәт темасына багышланды. Бәйгенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елллыгы һәм «Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы алуы белән туры килүе символик мәгънәгә ия булды.

Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк мөселманнар, шул исәптә шәкертләр һәм профессиональ имамнар катнашты. Жюри аларны берничә номинациядә билгеләп үтте: кече төркем: 9 - 12 яшь (кызлар); кече төркем: 9 -12 яшь (малайлар); урта төркем: 16 -17 яшь (шәкертләр); өлкән төркем: 18 яшь һәм өлкәнрәкләр (шәкертләр); өлкән төркем: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар (имамнар); өлкән төркем:18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар; өлкән төркем:18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар.

Иң яхшы вәгазьләр «Хәерле көн, Татарстан!» һәм «Яңалыклар» телевизион тапшыруларның җомга чыгарылышларында күрсәтелеп барды, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

Спорт в Пермском крае

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Пермском крае




Путин в Пермском крае

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Пермском крае


Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net