Главные новости Перми
Пермь
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гармуннар «дәвалаучы» Феликс Якупов: «Фән абый Вәлиәхмәтов 16 ел минем янга йөрде»

0

Чакмагыш төбәге – элек-электән үк гармунчыларга бай як. Әйтергә кирәк, халык та сәләтле. Һәр авылның үз гармунчылары бар.

Феликс Якуповның исемен әйтүгә үк колакка гармун моңнары ишетелә башлаган шикелле тоела. Гармунга мәхәббәт бабасыннан һәм әтисеннән күчкән икән. Әтисе 53 яшендә бу дөньядан китеп барса да, улының күңеленә гармунга мәхәббәт орлыгын салып калдыра. Ул гына да түгел – аның абыйлары да бик оста гармунчылар.

Феликс әфәнденең нәсел тамырлары Татарстанның Питрәч районына барып тоташа.

«Ерак әби-бабайлар Башкортстанның Борай районындагы Бикмәт авылына күченгәннәр, бераздан Чакмагыш Бикмәтенә килеп төпләнгәннәр. Шулай итеп бер Бикмәттән икенчесенә күченеп йөргәннәр. Колхозлаштыру чорында Тукай авылына килгәннәр. Әтием – Бөек Ватан сугышыннан гарипләнеп кайткан ветеран иде. Кечкенәдән хәтерлим: авыл халкы әтигә ватылган гармуннарын алып килә иде. Әти исә мәш килә иде алар белән, озак та үтми, ремонтлап бирә иде. Мәрхүм әткәй, авыл кешесе булуына карамастан, заманына күрә алдынгы карашлы шәхес иде.

Без үскәндә Тукай авылында гармунсыз йорт юк иде, дип әйтергә була. Хәер, бу күренеш узган гасырның 70-80 нче елларында күпчелек татар авылларына хас иде.

Без гаиләдә 7 бала – 2 кыз һәм 5 малай үстек. Мин төпчеге булдым. Әти исән вакытта юньле-рәтле гармунда уйнаганым булмады. Бәләкәй чакта бертуган абыйларым уйнадылар, ә үземнең кызыксынганны ничектер хәтерләмим. Олылар эштә чакта хромканы тарткалап караганым булды. Мин үзем сулагай, шуңа гармунны әйләндереп уйный башладым. Ул чакта 10 яшьлек малай булганмындыр. Ике көй өйрәндем дә ташладым», – дип искә алды ул.

«Өемә Фән Вәлиәхмәтов килеп керде»

Армиядән кайткач, егет Чакмагыш районының Яңа Балтач җирлеге клубы мөдире итеп тәгаенләнә. Моңарчы да сәнгатькә гашыйк була ул, чөнки мәктәптә укыганда биюдә аңа тиңдәшләр булмый.

Авыл клубын ул заманда бикләп булмый иде. Мәсәлән, киносеанс бетүгә, авыл егет-кызлары дискотека оештыруны сорый. Шул вакытта, талантлы яшьләрне җыеп, вокалистлардан һәм музыка коралларында уйнаучылардан торган ансамбль оештырып җибәрдем. Аннан үзем дә Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесында 6 ай хореография бүлегендә укыдым, – диде ул.

Феликс абый 50 яшькә якынлашканда гына, балачагын искә төшереп, кулына гармун тота. 2000 елларда урамда гармун сатып йөрүчедән гармун ала. Уйный торгач, тора-бара, осталыгы да, кыюлыгы да арта, һәм ул үзен төрле бәйге һәм фестивальләрдә сыный башлый. Ул сулагайлыкның – үзгә бер үзенчәлек булуын, ә уйный белү, көйләрне тиз генә отып алуын – Ходайдан бирелгән бер табигый сәләт икәнен аңлый.

Оста сүзләренчә, иң катлаулысы – «Саратов» гармунында уйнау. Баянны бөтен «хутка» тартып була, ә монда нотаны тотып алырга кирәк, ди.

Бер мәл туганнары Феликс Якуповка: «Әтинең эшен, төсен югалтма, әйдә, аның эшен син дәвам ит», – дигәч, ул гармун төзәтү эшенә ныклап алынган. Свердловск, Пермь якларыннан да аны эзләп килгәннәр.

Берсендә өемә халык артисты Фән Вәлиәхмәтов килеп керде. Кулындагы легендар мастер булган Зилиар Мухъяров эшләп биргән тальянының телләре әйбәт кенә сынган. Йомышын әйткәч, мине ничек эзләп таптың, дип сорадым. Казандагы концертларның берсендә артистлар инструментлар турында сөйләшеп торганда ишетеп алган булып чыкты. Аннары Фән абый 16 ел минем янга йөрде, гармуны аз гына ватыла башладымы, килеп җитә иде. Үзе белән концертларга да йөртте, зур сәхнәләрдә чыгыш ясатты. Фән Вәлиәхмәтов – Илһам Шакировтан кала халык җырларын башкаручы бөек мэтр иде. Аны беркайчан да онытырлык түгел!

«Гармуннарны көйләгәндә, хәтта хатыным да борчымый тора»

Гармун озак вакыт ватылмый хезмәт итсен өчен нишләргә кирәк?

Гармунны саклап тотсаң – ватылмый. Ә еш кулланышта булса – «телләр»е яки, гади итеп әйткәндә, уйнаган сыбызгылары сына. Гадәттә, алар җиз чыбыктан, кайвакыт көмештән эретеп ясала. Эше күп аның, нык вак элементлар белән эшләргә кирәк. Бик тыныч булу кирәк. Гармуннарны көйләгәндә, хәтта, хатыным Эльмира да борчымый тора. Иске гармуннарны күп китерәләр, иске инструментны «гасыр тузаны» дип атыйм.

Гармунны әйбәт кенә саклаганда, 20 еллап тора ала. Сирәк кулланылса, ул кибә, гармун «телләре»н резонаторга ябыштырганда, балавыз, канифоль, скипидар һәм җитен мае кушылган катнашмасын кайнатып, махсус келәй ясала. Бер генә теле купты, ябыштырып бир әле, дип киүчеләр бар. Ләкин, берсе төшсә – тагы 12се дә кубуын көт тә тор! Гармун тавышы – һәркайсыныкы үзенчә, ләкин нинди агачтан ясалуы да моңа тәэсир итмичә калмый.

Осталыкка килгәндә, гармун төзәтү серләренә төшенергә бер кеше гомере җитми. Һәрвакыт аңа өйрәнәсең.

Интсрументны салкында сакларга ярамый, дигән сүзләр ишеткәнем бар. Оста бу хакта да аңлатып узды.

«Суык та, җылы да булмаска тиеш, шул очракта ул кипми. Гармунны бик нык җылы җирдә сакласаң – кибеп бетә, ә салкында тимер телләре тутыга башлый. Миңа килгән һәр кеше гармунны ничек сакларга кирәклеген сорый. Гадәттә, үзем ремонтлаган гармуннарга 1 ел гарантия бирәм».

«Гармун тавышы солдатларны дәртләндереп җибәрсен»

Гармуннар ясаучы оста һәм талантлы музыкант Феликс Якупов үз куллары белән эшләнгән уникаль гармунны күптән түгел хәрбиләргә дә җибәрде.

– Бу инструмент – гади музыка коралы гына түгел, күбрәк мәгънәгә ия. Ул йортның бер өлешен, кул җылысын үз эченә алган. Бу гармун тавышы безнең солдатларны дәртләндереп җибәрсен, аларны туган якта ничек көтүләрен һәм алар белән горурлануларын исләренә төшерсен, – ди ул.

Тиздән гармун, гуманитар йөк партиясе белән, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә барып җитәчәк.

«Мактанырлык ирем бар»

Тормыш иптәше Эльмира ханым белән алар Феликс әфәнде армия сафыннан отпускка кайткан вакытта танышалар.

– Клубка чыккан идек. Дус егетләр, күрше авылга кибеткә бер матур сатучы кыз килгән, дип, миңа күрсәттеләр. Шуннан күзгә-күз карашып аралаштык. Мин киткәч, хат алыштык. Кайтуга, беркая да китмәгән бу сатучы кыз минем бәхеткә. Тормыш корып, өйләнешеп, балалар үстереп, 40 елдан артык гомер кичерәбез. 2 бала үстердек, икесе дә яшьтән үк сәнгатькә тартылды. Оныклар үстерешәбез.

Исеме дә ул заман өчен мәзәк кебек тоелган иде, – ди тормыш иптәше Эльмира ханым. – Оста, матур итеп бии иде, шулай гашыйк иткәндер инде. Мактана димәгез. Алай булса да, мактанырлык ирем бар бит! 2 ел йөргәннән соң, өйләнештек, – диде ул. Феликс абый гармунда уйнаса, тормыш иптәше такмаклар җырлый.

«Сулагай гармунчы» дигән даны булган Феликс Якупов 300дән артык уен коралына яңа тормыш биргән.

«Ходай озын гомер биреп, оныкларга да гармунда уйнау серләрен чишеп, гармун төзәтү эшләрен дәвамчыларыма өйрәтеп калдырырга язсын», – ди оста абый.

Әңгәмәдәшем белән саубуллашып, кайтыр юлга чыкканда да аның янына Азнакайдан гармун төзәтергә килеп калдылар.






Загрузка...


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

Спорт в Пермском крае

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Пермском крае




Путин в Пермском крае

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Пермском крае


Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net