Әлки районында автобуслар ничек йөри
![Әлки районында автобуслар ничек йөри](http://www.alki-rt.ru//media/k2/items/cache/33621aac65a59447f96b9d729eb2fd6e_S.jpg)
“Районда автобуслар ничек йөри? Аларның расписаниесен газетада бастырсагыз иде”.
Демидовка авылында яшәүче пенсионер Виктор Назаров редакциягә әнә шундый гозер белән мөрәҗәгать иткән иде. Газетага бу сорауны юллаучылар тагын да булды.
Укучыларыбызның гозерен канәгатьләндерү өчен без район аша узып Казанга баручы һәм Казаннан кайтучы автобусларның расписаниесен барладык. Моның өчен Нурлат, Димитровград, Тольятти, Самара шәһәрләре автовокзаллары белән элемтәгә кердек. Шулай ук әлеге шәһәрләр һәм Казан автовокзаллары сайтларыннан файдаландык. Үзебез ачыклаганнарны сезнең игътибарга җиткерәбез.
Казаннан –Базарлы Матакка
“Казан-Тольятти” автобусы дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә 7.20 сәгатьтә Үзәк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 9.35-10.00 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Нурлат” маршрутлы автобус көн саен иртәнге 8 дә Үзәк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 10.15-10.30 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан –Тольятти” көн саен иртәнге 8 дә Көньяк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 10.00-10.30 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Нурлат” көн саен 8.30 да Көньяк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 10.30-11.00 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан –Базарлы Матак” дүшәмбе көнне 11.20 сәгатьтә Көньяк автовакзалдан кузгала. Базарлы Матакта 13.20 сәгатьтә була.
“Казан-Юхмачы” көн саен 12.20 сәгатьтә Көньяк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 14.30-14.45 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Тольятти” дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә 14.05 сәгатьтә Үзәк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 16.20-16.40 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Нурлат” көн саен 14.20 сәгатьтә Үзәк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 16.45-17.00 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Тольятти” көн аралаш (26,28,30 март, 1,3 … апрель) 14.30 сәгатьтә Көньяк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 16.30-17.00 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Нурлат” көн саен 14.45 сәгатьтә Көньяк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 16.50-17.15 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Тольятти” көн саен 15.00 сәгатьтә Үзәк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 17.10-17.20 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Тольятти” көн саен 15.25 сәгатьтә Көньяк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 17.30-18.00 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Димитровград” көн саен 16.00 сәгатьтә Үзәк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 18.15-18.30 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Димитровград” көн саен 16.25 сәгатьтә Көньяк автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 18.30-18.40 сәгатьләр тирәсендә була.
“Казан-Тольятти” көн саен 17.00 сәгатьтә Көнчыгыш автовокзалдан кузгала. Базарлы Матакта 19.00-19.20 сәгатьләр тирәсендә була.
Базарлы Матактан-Казанга
“Димитровград-Казан” автобусы көн саен Базарлы Матак аша 8.30-9.00 сәгатьләр тирәсендә уза.
“Тольятти-Казан” көн саен Базарлы Матак аша 10.50-11.20 сәгатьләр тирәсендә уза.
“Тольятти-Казан” көн саен Базарлы Матак аша 13.40-14.00 сәгатьләр тирәсендә уза.
“Тольятти-Казан” көн аралаш (27,29,31 март…) Базарлы Матак аша 18.30-19.00 сәгатьләр тирәсендә уза.
Тольятти-Казан” көн аралаш (26,28,30 март…) Базарлы Матак аша 11.50-12.10 сәгатьләр тирәсендә уза.
“Самара-Казан” автобусы көн саен Базарлы Матак аша 13.30 сәгать тирәсендә уза.
“Нурлат-Казан” автобусы көн саен Базарлы Матак аша 8.15-8.30 сәгатьләр тирәсендә уза.
“Нурлат-Казан” көн саен Базарлы Матак аша 15.40-16.00 сәгатьләр тирәсендә уза.
Бу автобуслар, пассажирлар белән тулы булмаса, үз маршрутларындагы район авылларында да юлдагы кешеләрне ала.
Район эчендә көн саен йөрүче автобуслар
1 нче рейс. Борискино – 6.30 (юлга чыга), Иске Әнҗерә – 6.35, Чуаш Кичүе –6.55, Базарлы Матак – 7.30.
2 нче рейс. Юхмачы – 7.15 (юлга чыга), Түбән Кәчи – 7.20, Әхмәт – 7.25, Түбән Әлки –7,30, Базарлы Матак – 8.15.
(Мәгълүмат район башкарма комитетыннан алынды).