Главные новости Нурлата
Нурлат
Март
2016
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Марс Макаров белән хушлашу

0
Марс Макаров белән хушлашу

Сихри моңнар иясе Марс Андреевич Макаров арабыздан китте. Урта һәм өлкән буын кешеләренең балачак, яшьлек еллары радиодан тапшырылучы моңлы көйләрне тыңлап узды. 

Танылган гармунчылар Рәшит Мостафин, Рәфкать Гомәров, Рамил Курамшин, һәм алар арасында, үзенчәлекле талант иясе, уйнаулары белән йөрәкләрне кузгатучы  оста баянчы, йөзләгән җырлар авторы Марс Макаров та бар иде. Бүген инде ул мәңгелек  дөньяга күчте.

Марс Макаров 1939 елда Биләр авылында туа. Балачак еллары Нурлат районының Чурабатыр авылында уза. Башлангыч белемне Чурабатырда, җидееллыкны Аксубай районының Шәрбән мәктәбендә ала. Әтиләре үлгәннән соң, 1954 елда, өч баланы ияртеп, әниләре Казан шәһәренә чыгып китә. Зур кала бу ятим семьяны колач җәеп каршы алмый, билгеле. Тик, тамаклары ачлы-туклы булса да, Мария түтинең балалары белемгә, сәнгатькә омтылалар.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Марс Макаров Казан музыка училищесына укырга керә. Гармунга, баянга мәхәббәт, музыка дөньясына тартылу – балачагыннан – Чурабатыр авылында яшәгән чордан ук килсә дә, олы сәнгать белән ул училищеда укыган елларында таныша.

Студент чакта ук ул татар радиосында эшли башлый, тапшыруларда катнашып, оста баянчы исемен ала. Училищены тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясендә, Татарстан җыр һәм бию ансамблендә эшли. Үткән гасырның 60-70 елларында халык арасында зур популярлык яулап, күпләрнең яраткан баянчысына әверелә.

20 елга якын гомерен  балаларны  баянда уйнау серләренә өйрәтүгә багышлый. Ул чорларда берсеннән-берсе матуррак көйләр иҗат итә. Аның инструменталь ансамбльләр, оркестр өчен язган көйләре төрле сәхнәләрдә әле бүген дә яңгырап тора. Марс Макаров бик күп җырлар авторы да. Хәсән Туфан шигырьләренә язылган “Киек казлар“, “Юксындырсаң нишләрмен“, “Агыла да болыт агыла“ җырларын кемнәр генә тыңламаган да, композиторның үтәдән-үтә нечкә кылларына бәрелеп, кемнәр генә күзләрен яшьләндермәгән икән. Ул иҗат иткән көйләр бүген дә актуальлекләрен югалтмыйча, халык тарафыннан яратып тыңланыла. “Көмеш тояк тулпар атым“, “Кара шәле килә сөйрәлеп“, “Кыңгырау чәчәкләре“ кебек җырлар – ретро җырлары булып тора.

Марс Андреевич - үзен шигърият мәйданында  да сынаган кеше. Аның  шигырьләре тирән мәгънәле, фәлсәфи. Алар киң тормыш сукмагына яңа чыккан иҗатчыныкы түгел, ә тормыш дәрьясының төрле дулкыннарында бәргәләнгән, олы исемнәр алган, халык тарафыннан яратылган кешенеке – сәнгать кешесенеке.

Якты өмет сүнми, диләр – сүнә икән,

Затлы кием тузмый, диләр – туза икән.

Ярсып аккан сулар кебек, бу гомерләр,

Нигә шулай, нигә бик тиз уза микән?

Моннан дистә еллар элек иҗат иткән шигыреннән алынган юллар бу. “Мин бүләкләр өмет итеп яшәмәдем дә, эшләмәдем дә. Музыка минем күңелемдә яшәде, мине яшәтте, бүген дә мин аңардан көч алам“,  – дигән иде Марс Андреевич “Туганайлар“ корреспондентлары белән бер очрашуында. Чыннан да, музыка – аның сулар  һавасы да, илһамчысы  да, көндәлек тормышында кирәкле керем чыганагы да иде. Үзе китсә дә, ул иҗат иткән җырлар, сәнгать  әсәрләре халкыбыз хәтерендә озак сакланыр.

Хуш, бәхил бул, Марс Андреевич. Авыр туфракларың җиңел булсын!






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов обсудил с главой «Автодора» перспективные дорожные инвестпроекты


Спорт в Татарстане
Татарстан

Путин обратился с приветствием к участникам Спортивных игр стран БРИКС


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев, Кафельников, Федерер, Маррей, Роддик, Агасси поздравили Синнера со статусом первой ракетки мира


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

Сброс воды на Куйбышевском водохранилище предложили уменьшить до 5000 куб. м/с





Путин в Татарстане
Татарстан

Путин объявил Игры стран БРИКС в Казани открытыми


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Белорусский дипломат оценил непомерные претензии Пашиняна к Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Почему Зеленский не убедил саудовского принца, кража денег РФ, что готовят против России на саммите НАТО: обзор мировой политики 13 июня


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Нурлате, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

В Красноярске рэпер Баста поругался с инспекторами ГАИ и пошел пешком через мост



Нурлат

Пьяный водитель на «шестерке» опрокинулся на трассе в Самарской области

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net