Главные новости Немана
Неман
Май
2015
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17 18
19
20 21 22 23 24 25 26
27
28 29 30 31

Днепр, Неман, Одер һәм Эльбадан Каскаң белән сулар эчтең син...

0
Василий Багряшевский (Василий Федорович Тарасов) Зәй районының Югары Баграж авылында 1915 елның 21 декабрендә туган. Шагыйрь һәм прозаик. Балачактан ук шигърияткә гашыйк була, каләмен яшьтән үк чарлый башлый.
1939 елда, ул чактагы керәшен шагыйрьләре һәм язучыларыннан бердәнбер булып, Василий Багряшевский псевдонимы белән “Без бәхетле” исемле шигырьләр җыентыгы һәм “Көмеш язулы алтын кош турында әкият” дигән балалар китабы бастыру бәхетенә ирешә.
Аның әдәби карьерасына сугыш комачаулый. Сугышка китә. Контузия ала. Җиңүне Чехословакия башкаласы Прагада каршылый.
1946 елда аның “Совет әдәбияты” журналында сугыштан алып кайткан шигырьләре басыла. Аннан соң шул ук журналда “Чуклы тал” повесте, җитмешенче елларда “Казан утлары” журналында “Күпер” исемле повесте басылып чыга.
Сугыштан соң Василий Федорович укытучылык эше белән шөгыльләнә. Гомеренең соңгы елларында төрле чорда язылган әсәрләрен туплый, ләкин аларны китап итеп бастырып чыгара алмый кала. 1986 елның 29 ноябрендә 71 яшендә вафат була.
Быел декабрь аенда язучы һәм педагог Василий Багряшевскийга 100 яшь тула. Бүген тәкъдим ителә торган шигырьләре Бөтендөнья сугышының башыннан алып ахырына кадәр Бөек Җиңүне Европа халыкларына алып бирүдә катнашкан, кулына автомат һәм каләм тотып, батырларча сугышкан Василий Федорович Тарасовның сугыш кырындагы иҗаты турында. Бу шигырьләр мин төзи торган “Керәшен язучылары антологиясе”нә дә кертелде.
Минем бу урында газета укучыларга бер үтенечем дә бар. Узган гасырның егерменче-утызынчы еллардагы керәшен күтәрелеше вакыты антологиядә азрак чагылыш таба. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышыннан соң хәбәрсез югалган Тимофей Владимиров “Авыл баласы”, ГУЛАГ төрмәсендә атып үтерелгән Давид Саврушевский “Сандугач” исемле шигырьләре белән генә катнашалар. Шуңа күрә бу чорны яктыртуда укучыларыбыз да үз өлешләрен кертсеннәр иде. Минем электрон адресым: sandr.1937@mail.ru, хатлар өчен өй адресым: 422550, Татарстан Республикасы, Зеленодольск шәһәре, Норкин урамы, 5 йорт, 10 кв. Антология җәмәгать башлангычы тәртибендә төзелә.
Александр ФИЛИППОВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 
 
Ялда
Асфальт юлны буйлап инеш ага,
Чал дулкыннар шаулый, үкерә,
Кайнап тора сулар, ярсу агым
Гайрәт белән ташлар күчерә.
 
Иркен болын гүзәл май аеның
Матурлыгын җыйган үзенә.
Уңда хәтфә басу, сулда таулар,
Яшел урман өстә күренә. 
 
Яр буенда үскән бөдрә каштан
Күләгәсен җәйгән болынга.
Батыр солдат яткан ял итәргә
Күркәм, рәхәт, талгын урынга.
 
Һәм, тезгенен бәйләп аягына,
Болынга ул атын җибәргән, 
Эссе көндә чыккан юл тирләре
Өлгермәгән әле кибәргә. 
 
Ята солдат каштан салкынында,
Шат, елмая алсу йөзләре,
Уйлый булыр җиңеп чыгу өчен
Батырларча сугышып йөргәнен.
 
Йөгерек аты, башын чайкый-чайкый,
Үлән ашап йөри янында,
Чех кызлары таккан кызыл чуклар
Җем-җем яна көмеш ялында. 
 
Җәяүлеләр, туплар, машиналар
Бертуктаусыз юлдан агыла.
Азатлыкка чыккан Чехиянең
Репречице авылы ягына. 
 
Каштан салкынында яткан солдат! –
Күп җирләрне инде кичтең син,
Днепр, Неман, Одер һәм Эльбадан
Каскаң белән сулар эчтең син. 
 
Менә бүген күмелеп мактауларга,
Чех иленнән үтеп барасың.
Һәрбер өйдә – Җиңү байраклары,
Хөрмәтләүнең кая чамасы?! 
 
Ял ит әйдә, тиздән дустың белән
Икәүләшеп, алга китәрсез,
Аннан, туган Идел ярларында,
Кайтып, тыныч гомер итәрсез.
                                       Чехия





Загрузка...


Губернатор Калининградской области Антон Алиханов

Спорт в Калининградской области

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Калининградской области




Путин в Калининградской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Калининградской области


Частные объявления в Немане, в Калининградской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net