Татарстанда яшь әни югалган
Татарстанда яшь әни югалганнан соң, җинаять эше ачылган. Тикшерү барышы турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта яза.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 30 яшьлек Тамара Волкова Казанның Авиатөзелеш районында яшәгән. Ул төшкә кадәр өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. 9 февральдә ире полициягә мөрәҗәгать иткән.
Тамара югалу турында федераль каналда тапшыруда сөйләгәннәр. «Яшь әни кибеткә чыгып киткәннән соң, югалган», дигәннәр программада.
Югалган хатын-кыз турында белешмә булса, әлеге номерга шалтыратырга кирәк: 8 (800) 700‑54‑52 яки 112.
