Добавить новость
123ru.net
Все новости
Май
2016

Яшелчәләргә – йод, марганцовка

0
Күп кенә бакчачылар хәзер яшелчәләрдәге төрле авыруларга, корткычларга каршы гади генә ысуллар кулланып көрәшәләр. Әйтик, йод, зеленка, марганцовкадан әзерләнгән эремәләрне помидор, кыяр һәм башка яшелчәләргә сипсәң, мул уңыш алырга өмет зур, диләр бакчачылар. 
ЙОД. Яшелчә үсентеләренә, үсү һәм уңыш бирү дәверендә йод җитешми. ПОМИДОР өстенә  бер тапкыр өч литр суга бер тамчы йод салынган катнашма сипсәң, аның чәчәк тәлгәшләре тиз үсеп китә. Уңышның да күп буласын көт тә тор. Помидорлар эрерәк була һәм иртәрәк өлгерә дә. Ачык һавага туфракка күчереп утыртканнан соң ике атна узгач янә эремәне сибәргә була. Бер чиләк суга өч тамчы йод тамызып һәр помидор төбенә 1 литр исәбеннән сибәсең. 10 литр суга 40 тамчы йод тамызып, шуңа 1 литр эремчек суы һәм 1 аш кашыгы водород перекисе салынган катнашманы сипсәң, фитофторага каршы менә дигән чара булачак. 
9 литр суга бер литр майсыз сөт кушсаң, шуңа 10-12 тамчы йод тамызып  КЫЯРга сипсәң, кыярдагы ялган ончыл чык (мучнистая роса) юкка чыгачак.  
Йод кәбестәгә дә бик файдалы. Кәбестәнең күчәне формалаша башлагач бер чиләк суга 40 тамчы йод тамызып һәр төпкә 1 литр сибү киңәш ителә.
 
ЗЕЛЕНКА. Яшел су кыярга төрле авыруларга бирешмәскә ярдәм итә.Тамырларын черүдән саклау өчен, кыярның сабагын туфрактан 10 сантиметр зеленка белән буярга кирәк. Моның өчен 1:2 исәбе белән (бер өлеше – зеленка, ике өлеше – су) катнашма әзерләнә. Бу ысул вертикаль рәвештә үсүче кыярларга бик булыша. Авырулар китереп чыгаручы гөмбәчеклөр ике эшкәртүдән соң юкка чыгалар. 
Зеленка белән куакларны да эшкәртергә мөмкин. Куакның берәр ботагын кискән очракта аңа зеленка сөртеп куярга була. Кабакның кабыгы зарарланса да, зеленка ярдәмгә килә. 
МАРГАНЦОВКА да һәрвакыт кул астында булырга тиеш. Аның эремәсе белән утыртыр алдыннан чәчәкләрнең суганчаларын эшкәртергә, төрле  культураларның орлыкларын чылатырга, бәрәңгене “коендырырга“, каен җиләге чәчәк атканнан соң аны төрле авырулардан саклау максатында сибәргә мөмкин. 
 
ГОРЧИЦА ПОРОШОГЫ бакча җиләген әкәм-төкәмнәрдән саклый. Моның өчен порошокны җиләк тирәли сибәргә кирәк. Тик туфрак коры булырга тиеш.
 
НАШАТЫРЬ СПИРТЫ кушылган өстәмә туктандыру помидор-кыярга, лилия, клематис, яран гөлгә бик файдалы. Моның өчен 4-5 литр суда 50 мл нашатырь спиртын болгатырга һәм үсемлекләргә күп итеп су кипкәннән соң әлеге катнашма белән тукландырырга кирәк. Тик аны артык күп салу киңәш ителми. 
Нашатырь спирты – үлән бетенә каршы да менә дигән чара. Бер чиләк суга ике аш кашыгы нашатырь спирты һәм бераз угычта уылган хуҗалык сабыны салып, компонентлары эреп беткәнче яхшылап болгатырга кирәк. Шуның белән үсемлекләрне эшкәртергә була. Нашатырь спирты суган һәм кишер чебене белән дә көрәшергә ярдәм итә. Моның өчен 1 мл спиртны 5 литр суда болгатырга һәм аз-азлап үсемлекләргә сибәргә кирәк.      





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net