Әлмәткә нәни Апуш килде [+ФОТОЛАР]
Әлмәт укучылары өчен апрель ае Тукай рухында узды.
Инде ай башында ук аның әсәрләре геройларына карата рәсем бәйгеләре игълан ителде. 12 нче мәктәптә дә Тукайга багышлап рәсем төшермәгән укучы калмаган. Ул гынамы, хәтта агач, пыяла, тукымадан менә дигән кул эшләнмәләре дә ясаганнар.
Ә Тукайлы апрельне йомгаклап биредә ел саен зур бәйрәм оештыралар. 20 һәм 21 нче бакча балалары белән берлектә чын театральләшкән тамаша тәкъдим итте алар.
Бәйрәм сюжеты нәни Апушның “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнгән иде. Ә бакча балалары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде.
- Тукайны зурлап менә мондый чараларны юбилее уңаеннан гына түгел,
ә ел саен уздырабыз. Балалар үзләре дә яз җитү белән Тукайның туган телен көйли башлый. Тукай - ул үзе бер дөнья бит. Аның шигырьләрен бакча яшеннән алып, әсәрләрен 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнәбез. МәктәптәТукайга тиешле игътибар бирелә дип курыкмыйча әйтә алабыз, - диде12 нче мәктәптә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Рәзинә Хәсәнова.
Шулай ук, 12 нче мәктәп базасында бүген “Шигъри чишмә” дигән бәйгенең муниципаль этабы узды.
