Добавить новость
123ru.net
Все новости
Апрель
2016

Күзкәй укучылары ветеран-спортчы, Мулланур Сабиров белән очрашты

0

“Хезмәткә һәм оборонага әзер“ значогыннан – Олимпиада медальләренә! Совет кешеләрен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның лозунгысы нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган.19 90 елларда бетеп торган ГТОның яңадан кайтуын без хуплап каршы алдык.

 Укучы яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Шул чараларның берсе – ветеран-спортчы, 75 яшьлек Сабиров Мулланур Исхакович белән очрашу. Ул спортның  кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен балаларга җиткерү өчен мастер-класс үткәрде.Чыннан да аның спорт ярышларында  укучылар көнләшерлек уңышлары бар. Үзе белән алып килгән күп санлы мактау грамоталары, яулаган медальләре, ГТО нормаларын үтәү буенча разряд книжкалары турында ул тәфсилләп сөйләде.

“Без үскәндә яшьләр бик көчле иде, -  дип сөйли ул. –Элек махсус программа буенча укучыларны яшь үзенчәлекләренә карап башта дәресләрдә ГТОга кертелгән спорт төрләренә өйрәтәләр, аннан “имтихан“ бирдерәләр иде. Әлбәттә, безнең җиңүгә омтылышыбыз бик көчле, билгеләнгән норманы үтәү өчен җан-фәрманга тырыша идек. Ә ГТО значогын күкрәккә тагып йөрү – ул үзе батырлык һәм горурлык булды. Бездә андый спортчы укучыларны тантаналы линейкада бүләклиләр иде. Мин үзем дә заманында ГТОның алтын значогына ия булдым һәм моның белән бик горурлана идем.

Минем өйдә 8, 10, 16, 24, 32 кг лы герләр бар иде, яшьләр кичләрен безгә җыелып, бергәләп гер белән шөгыльләнә идек.

ГТО нормасын үтәмәгәннәрне Армиягә дә алмадылар. Ә Армиядә хезмәт итү һәр егет өчен горурлык иде. Армиядә дә кем ГТО нормасын үтәгән, кинога бара, ә кем үтәмәгән тренировкада кала иде”, - дип искә алып сөйләде Мулланур Исхакович.

 Ә инде Мулланур абыйның бүгенге халәте – спортның файдалы булуына ачык мисал. Ул бүген дәөлкән яшьтә булуына карамастан, ветераннар арасында уздырылган ярышларда сынатмый. Дипломнар, медальләр, кубоклар яулый. 75 яшендә булуына карамастан, егетләрчә төз  гәүдәле, ныклы адымлы, спорт сөючән булып кала. Мондый ветераннарның арабызда яшәве барыбызга да үрнәк, дип яза Күзкәй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Индира Шайхаттарова. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net