Добавить новость
123ru.net
Все новости
Апрель
2016

«Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип аталган флэшмоб уздырылды

0

Габдулла Тукайның туган көне – дөньякүләм шигърият бәйрәме һәм халкыбызның сөекле шагыйренә булган хөрмәтен күрсәтүче тантана. Быел шагыйрьнең 130 еллык юбилее уңаеннан, Чаллының шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге кызыклы чаралар үткәрде. Ул шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, әдәби мирасын яктыртучы «Без – Тукайлы халык» исемле айлык кысаларында оештырылды. 

18 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип аталган республикакүләм флешмоб уздырылды. Әлеге масштаблы акциянең оештыручылары – шәһәр үзәк китапханәсе, аларга шулай ук «Сәләт-Чаллы» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы, 15нче номерлы балалар иҗат йорты, 10нчы номерлы мәктәп тә кушылды. Чарада Казан шәһәреннән һәм Тукай районыннан да кунаклар килде.  

Флешмобның төп вакыйгасы булып, биредә катнашучыларның «Тукай» сүзенә һәм «130» санына тезелеп басулары булды. Акциядә катнашучылар кулларында Тукайның китапларын һәм портретларын тоткан иде, билгеле, бу урамнан үтеп баручыларның да игътибарын җәлеп итте. Шулай итеп, үтеп баручылар да әлеге акциягә килеп кушылды. Аннан һавага 130 данә төсле һава шарлары очырылды. Флешмобта 130 кеше катнашты. Болар барысы да шагыйрьнең юбилей санына тәңгәлләштерелгән иде. 

Флешмоб кысаларында, Чаллы язучылары һәм шигърият сөючеләр тарафыннан, Тукайның шигырьләре укылды. Барлык катнашучылар бергә аның «Туган тел» җырын башкарды. Тукай әсәрләренә язылган төрле музыкаль композицияләргә биюләр дә булды. Бәйрәмдә шагыйрьнең әкият персонажларын да очратырга һәм алар белән истәлеккә фотога да төшәргә мөмкин иде. 

Рәйсә Салихова,
шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге белгече.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net