Добавить новость
123ru.net
Все новости
Апрель
2016

Башлык белән сыйныф сәгате

0

Космонавтика көнендә Лаеш техник-икътисад техникумында гадәти булмаган дәрес үтте. Фикер алышу темасын беренче кешенең космоска очу датасы билгеләде. Укытучы Алевтина Люхманова беренче курс студентларын космосны үзләштерү тарихыннан кызыклы саннар һәм фактлар белән таныштырды. Сыйныф сәгатендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашу студентлар өчен чын сюрприз булды.

Юрий Гагарин очышы фән һәм техника үсешендә тулы бер революцион чорны ачты. Ул ил икътисадына көчле импульс һәм тизләнеш бирде, зур иҗтимагый һәм сәяси әһәмияткә ия булды. Беренче космонавт батырлыгы кешеләрдә иң яхшы патриотик хисләрне, үз Ватаны белән горурлану уятты.

Яшьләр белән очрашуга килгәч, район башлыгы студентларга малайлар һәм кызлар космонавт булырга хыялланган чор, җиңүләр һәм казанышлар тулы кызыклы чор турында сөйләде.

-Космонавтлыкка бары тик сезнең кебек яшь, кызыксынучан, максатчаннарны гына алалар, - диде Михаил Павлович, аннан соң яшьләр белән якыннанрак танышырга булды. Аудиториягә төрле факультет вәкилләре - Әлки, Алексеевск, Спас, Лаеш, Арча һәм республиканың башка районнарыннан, шулай ук Казаннан булачак юристлар, икътисадчылар, авиатехниклар жыелган иде. Башлыкның республика икътисадын күтәрергә һәм үстерергә тиешле булачак яшь белгечләр белән әңгәмәсе дусларча атмосферада барды. Ул Лаеш районы һәм Лаеш шәһәре перспективаларын билгеләп үтте. Башлык барлык икътисад “китлары“, үсеш векторлары һәм өстенлекләре турында сөйләде. Безнең район территориясендә шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә заманча инновацион проектларны гамәлгә ашыру мисаллары яшь кешеләргә нык тәэсир ясады.

-Кече һәм урта бизнеска игътибар бирәбез. Мондый предприятиеләр сыгылмалырак һәм кулланучылар базарына җайлашканрак. Киләчәк алардан тора, - дип билгеләде Михаил Афанасьев һәм уңай мисал сыйфатында “Ферекс“ фирмасын атады. Бу фирма аздан башлады, ә хәзер предприятиедә чыгарылучы яктырткычлар “Казан-Арена“ны, Мәскәү метросын һәм Барселонадагы стадионнарны яктыртачак.

Алга таба башлык хәзерге икътисадта эшче һөнәрләргә, ЛТЭТта бирелүче белгечлекләргә сорау булуны билгеләп үтте. Аннан соң сүз белгечләр әзерләүгә күчте. Практик күнекмәләр булдыру, профессионаллар белән аралашу турында сүз барды. Аерым алганда, башлык техникум директоры Павел Кореев игътибарын студентлар өчен “Тулпар“ авиакомпаниясенә, “Инвент“ компаниясенә, “Нәфис-групп“ һәм башка перспективалы предприятиеләргә экскурсияләр оештыруның зарурлыгына юнәлтте. Ихтимал, хәзерге студентларга анда эшләргә туры килер.

-Сезнең бурыч – яхшы уку, уку чорын иҗат, спорт белән шөгыльләнү, чит телләр өйрәнү өчен нәтиҗәле файдалану. Сез тормышта күп нәрсәгә ирешергә тиешсез, - диде башлык, чыгышын йомгаклап, - без сезгә ышанабыз!






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net