Добавить новость
123ru.net
Все новости
Апрель
2016

Ачуланганчы, аңлатыгыз

0

Еш кына  әниләр безгә: «Кечкенә балам уенчык­ларын җыярга кушсам, һәрвакыт киреләнә, елый. Бу очракта әти-әни нишләргә,  нинди тәрбия чарасы кулланырга тиеш? Киңәш бирә алмассызмы»,- дип   мөрәҗәгать итәләр.

 Әйе, балалар үскән саен, аларга таләпләр дә арта тора. Һәр әти-әни баласы тәртипле генә уйнасын, уйнап туйгач,  үз артыннан  җыештырсын, дип хыяллана.  Ләкин өлкәннәр  сабыйны  әлеге таләпләргә акрынлап үзләре  өйрәтмәсәләр, сабый моңа үзе генә ирешә алмаячак. Балаларга уенчык­ларын ташларга ярамаганны, китапларны ертуның ярамаган гамәл  икәнлеген  аңлату бик кыен. Ата-аналар  балага килеп туган кыенлык­лардан дөрес чыгу юлын күрсәтә алмаганлыктан еш кына аңлашылмаучанлык килеп туа.

Шундый очракларда әти-әниләргә бездән берничә киңәш:  

1 нче киңәш. «Уен» формасы.

Психологлар фикеренчә, баланы кычкыру, дисциплина белән куркытмаска кирәк. “Уйнап, өйрәник» принцибы буенча эшләгез, балагызга  төрле уеннар тәкъдим итеп карагыз. Мәсәлән, «Кем күбрәк акча җыя?», яки «Кем күбрәк кубик алып куя?». Иң мөһиме, сабыегызга җиңәргә мөмкинлек бирегез һәм берәр бүләк-приз әзерләгез: яраткан  мультфильмын карату, кызыклы китап уку.

2нче киңәш.  «Үзегезнең     үрнәк».

Безнең көндәлек тормышта бала  өчен үрнәк күрсәтерлек төрле вакыйгалар очрый. Мәсәлән, әти юыну бүлмәсендә кранны алыштырган, үзе артыннан бөтен кулланган әйберләрне җыйнап куйган яисә  төшке аштан соң  гаилә белән өстәлне җыештыру һәм башка мисаллар китерергә мөмкин. Үрнәкләр күп, әти-әниләргә дөрес һәм  вакытында, сабый аңына барып җитәрлек итеп күрсәтә белергә генә кирәк.

3 нче киңәш. «Әкиятләр һәм хикәяләр уку» алымы.

Шушы юнәлеш буенча әсәрләр уку, рәсемнәр күрсәтү бала өчен бик кызыклы һәм савыктыргыч булачак. «Мойдодыр», «Федорено Горе» кебек әсәрләрне куллану бик уңай нәтиҗә бирәчәк.

4 нче киңәш.   Кибеттән балагызга ошаган матур янчык яисә тартма алыгыз, аны кайда  куясын,  нәрсә белән тутырасын сөй­ләшегез. Сабыегызның үз өстенә җаваплылык алуы өлкәннәр сүзенә колак салу  хисе   тәрбияләр.

Баланы уенчыкларны җыймаган өчен ачуланганчы, әлеге киңәшләрне исегезгә төшерегез, биредә  тәкъдим иткән ысулларны бала үстерүдә тәрбия чарасы буларак  кулланып карагыз.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net