Балык Бистәсе егете- водолаз Валерий Яковлев
Гадәти булмаган һөнәр иясе Валерий Яковлев белән очраклы гына таныштым мин. Ул тамырлары белән безнең районнан. Хәзерге вакытта Санк-Петербургта яши, водолаз булып эшли.
Валерий Яковлев Балык Бистәсе мәктәбендә укыган, районның һөнәри училищесын тәмамлаган. Ул Североморск, Мурманск шәһәрләрендә моряк булып хезмәт иткән. Кронштат шәһәрендә химик-дозиметрист буннча укулар үткән, өлкән укчы булган. Ике елдан соң контракт буенча эшләргә кала. 2001 елда хезмәтен тәмамлап кайта. Дуслары аны водолаз булып эшләргә чакыралар. Һәм ул Мурманск шәһәрендә бер компаниягә эшкә урнаша.
-Беренче тапкыр су астына тугыз метр тирәнлеккә төштем. Су асты патшалыгында булу үзе бер ләззәт бирә,-дип искә ала Валерий ул көннәрне. Аннан соң аның яңа һөнәре вазыйфаларындагы хезмәт юлы башланып китә. Су астында яткан бетон блокларны тикшерәләр. Төптә калган баржаларны кисеп су өстенә күтәрәләр. Табылган миналарны сафтан чыгаралар. Мәскәүдә күпер төзү эшендә дә катнаша ул. Ростов өлкәсе Семикаракорск шәһәрендә дә эшләп кайта. Хәзерге вакытта “Искатель” акционерлык җәмгыятендә хезмәт куя. Алар монда археологик эшләр алып баралар. Тирәлекне шартлаткыч матдәләрдән чистарталар. Баткан судноларны корыга чыгаралар.
Водолаз югары хәзерлекле һәм сәламәт булырга тиеш. Алар елга ике тапкыр медицина тикшеренүләре үтәләр икән.
-Без барлыгы 12 водолаз. 60 метр тирәнлеккә су астына төшәбез. Сменалап эшлибез. Ике катлы йортта дүртәр кеше яшибез. Үзебезнең күлебез һәм мунчабыз бар. Эшкә вахта машинасы белән йөрибез,-дип сөйли әңгәмәдәшем. Водолаз хезмәт кагыйдәләре буенча эшләргә бурычлы. Ул аппаратны эксплуатацияләү инструкциясе буенча корылмаларны сүтеп, җыя белергә тиеш. Водолаз һөнәре зыянлы һәм авыр хезмәтләрдән санала. “Эшем бик ошый, хезмәт хакы да югары. Биш елдан пенсиягә чыгачакмын”,-ди ул.
Буш вакытларында Валерий боулинг уйнарга йөри. Китап укырга, кино карага ярата. Чираттагы яллары 52 көн дәвам итә. Ул вакытта язма героем әти-әнисе янына кайта. Материаль яктан аларга бик булыша. Дөрес тәрбия биргәннәре өчен ата-анасына бик рәхмәтле ул.
Таңсылу Минһаҗева.
